Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл җирлеге башлыгы мөрәҗәгатьне тиешенчә карамаган

Татарстан Республикасы Теләче районы прокуратурасы тарафыннан гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен регламентлаучы федераль закон нормалары үтәлешен тикшерү уздырылды.

Авыл җирлеге башкарма комитетына электрон почта аша бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән, әмма авыл җирлеге башлыгы гаризаны караусыз калдырган, мөрәҗәгатьнең адресатына тиешле срокта җавап җибәрмәгән.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.59 статьясы нигезендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртибен бозу административ җаваплылыкка тартыла.

Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы гаепле вазыйфаи затка карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.59 статьясында каралган административ хокук бозу турында эш кузгатты.

Карарны тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге башлыгы Татарстан Республикасы Теләче суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан 5 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Хәзерге вакытта әлеге карар законлы көченә кермәде.

Шәвәлиева Ирина Ивановна, прокурор ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев