Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авыл халкы белән очраштылар

Бүген, ягъни 30 ноябрь көнне, Олы Нырсы авылы мәдәният йортында ЛДПР партиясе вәкиле, РФ Дәүләт Думасы депутаты, хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитет җитәкчесе Ярослав Нилов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ЛДПР партиясенең Татарстан төбәге бүлеге координарторы Владимир Чурчилов, аның урынбасары Марсель Габдрахманов һәм Иске Карабаян округыннан җирле вәкаләтле органнарга ЛДПР партиясеннән депутат булып сайланган Тимур Садриев авыл халкы белән очрашты.

Очрашу барышында Ярослав Нилов халыкны үзен җитәкләгән комитетның эшчәнлеге белән таныштырды, биредә әзерләнә торган проектлар турында сөйләде, чарада катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. 

Чарада муниципаль район башлыгы урынбасарыАйрат Фәтхуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев