Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авырганда доганың ярдәме бармы?

Авырганда дога булыша аламы? Үзең, яки якыннарың авырса, Аллаһка ничек мөрәҗәгать итәргә?

Пандемиягә бәйле хәл көннән-көн начарлана. Өстәвенә, кара көзгә дә аяк бастык: салкын тидерү, авыру очраклары артуга таба бара. Сорау туа: кешегә авыру ни өчен җибәрелә? Авырганда дога булыша аламы? Үзең, яки якыннарың авырса, Аллаһка ничек мөрәҗәгать итәргә?

Коръәндә болай диелгән: “Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп), уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сыныйбыз. (Рәсүлем!) (Сынауларга) Сабыр итүчеләрне (Җәннәт белән) сөендер!” (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 155нче аять).  

Мөселман кешесе тормышта авырлык белән җиңеллекнең янәшә баруын аңлый һәм, төшенкелеккә бирелмичә генә, килгән кыенлыкларга сабыр итә белә. Авыру биреп, Аллаһы Тәгалә безнең күңелләрне чистарта. Авырлыкны Ул гөнаһларыбыз аркасында, яки алдагы тормышыбыздагы сынау өчен, яки Аның каршында дәрәҗәбез артсын өчен бирә. Кеше аз гына авырып, сызланып куйса да, шуның бәрабәренә аның бер гөнаһы кичерелә, дип килә хәдисләрдә.  

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Авыру кешенең догасы – фәрештәләр догасы кебек”, - дигән. Бу - авыру кешенең дә догасы турыдан-туры кабул була, дигән сүз. Димәк, Раббыбыздан дәва-шифа сорарга кирәк, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.  

Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы Әнәс бине Мәликнең риваяте буенча, Расүлуллаһ (с.г.в.) болай куша торган булган: “Берәр җирең авыртканда кулыңны шул авырткан җиргә куй һәм шушы доганы кабатла: “Бисмилләәһи әгуузү бигыйззәтилләәһи вә кудратиһи мин шәрри мәә әҗидү мин вәҗәгый һәзәә” (Тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Башыма төшкән бу авыруның көченнән Аллаһның бөеклегенә һәм кодрәтенә сыенам”). 

Фото: pixabay.com 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев