Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авырлыкларга карамастан, ел нәтиҗәле һәм бай үтте

“Август-Теләче” агрофирмасы генераль директоры Алмаз Хәйруллин узып баручы елга нәтиҗә ясады һәм киләсе елга планнар турында сөйләде.

Бүгенге көндә районда иң эре агропромышленность комплексының берсе булган агрофирма бер ел элек оешты. Әңгәмә барышында Алмаз Хәйруллин предприятиенең узган чордагы үсешен бәяләде,  шул исәптән уңыш белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.

 

- Алмаз Миннеханович, гадәттәгечә, декабрь аенда елга нәтиҗә ясыйбыз. 2021  сезнең предприятие өчен нинди ел булды?

- Катлаулы ел булды. Шул ук вакытта бай, нәтиҗәле дә иде. Без инфраструктур объектлар төзедек һәм эшләтеп җибәрдек, беренче язгы чәчүне башкардык, савымны арттыруга ирешә алдык. Безнең предприятие өчен ел нәтиҗәле узды, дип уйлыйм.

- Цифрлар һәм фактларга тукталып китик. Нәтиҗәләр турында тулырак сөйләгез әле.

- 2021 елның ахырына бер сыердан  уртача тәүлеклек савым 19-20 литр тәшкил итте. Бер ел элек без 10 литр күрсәткечтән башлаган идек. Көтүлекне тулысынча яңарттык, бүгенге көндә мөгезле эре терлек саны 2 мең баш тәшкил итә. Комплекслы ветеринар чаралар үткәргәнлектән, мал саны сакланып калынды. Яшь терлекләрнең үлеме юк дәрәҗәсендә. Быел Үзәк авылында үсемлекчелек продукциясен эшкәртү һәм саклау өчен кыска срокларда заманча автоматлаштырылган ашлык чистарту-киптерү комплексы төзедек. Эретмә төенен кулланылышка керттек, ул сизелерлек дәрәҗәдә эшчеләргә төшкән йөкләнешне  киметте һәм кырларда эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттырды.

- Сезнең предприятие күпме уңыш алды?

- Татарстандагы күпчелек авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кебек, без дә корылыкны һәм экстремаль температура нәтиҗәләрен тулысынча тойдык. Бодайның уртача уңышы –  бер гектардан 16,6 центнер, көнбагышныкы 11,4 центнер тәшкил итте. Тулаем уңыш – 8,9 мең тонна. Планлаштырлган күләмне без җыеп ала алмадык. Тик продукциянең сыйфаты югары:  азык-төлек класслы бодай һәм майлылыгы буенча яхшы күрсәткечләре белән көнбагыш җыеп алдык. Барлык җитештерелгән продукция азык-төлек максатлары өчен кулланыла ала. “Бөртеклеләрнең сыйфатын бәяләү үзәге” учреждениесе республика филиалы анализга алган продукция нәтиҗәсе буенча  бөртеклеләрдә һәм көнбагышта пестицидлар, микотоксиннар, авыр металлар, радионуклидлар булмавын рәсми рәвештә ачыклады. Продукция тулысынча куркынычсыз һәм азык-төлек продуктлары җитештерү өчен кулланырга була.

- Агрофирма ничә гектар җир эшкәртә?

- Сөрү җирләре мәйданы – 10 мең гектар. Шуны да ассызыклап әйтәм: без җирдә сыйфатлы һәм сакчыл эшлибез. Туфрак – аграрийлар өчен мөһим ресурс, һәм безнең бурыч – аны озак елларга яхшы хәлдә саклап калу. Минераль ашлама дефицит булса да һәм бәясе кисәк рәвештә артса да, без регламент буенча ашлама керттек. Моннан тыш, басуларны черетелгән тирес белән ашладык. Туфрак структурасын җимермәскә тырышабыз, җирне сөрмибез. Безнең агротехнология ел саен культураларны чиратлаштыруны да күздә тота. Болар барысы да, башка чаралар белән комплекста, туфракны акрынлап савыктыруга һәм аның уңдырышлылыгын арттыруга ярдәм итә.

- Пайчылар белән үзара эшчәнлек ничек бара?

- Пайчылар – безнең партнерлар, без алар белән озак вакытлы һәм үзара файдалы мөнәсәбәттә торабыз. Пай җирләре өчен түләүне вакытында күчердек. Шуны да әйтеп узасым килә:  без пайларны да, милекчеләрнең җир участокларын да яхшы бәядән сатып алырга әзер. Барлык теләүчеләр мөрәҗәгать итә ала.

- Узып баручы елга нәтиҗә ясаганда, киләчәккә планнар турында да сорыйсы килә? 2022 елда “Август-Теләче” эшчәнлеген ничек алып барачак?

- Апрель аеннан орлык заводы төзелешенә тотынабыз. Районда яшәүчеләр яхшы хәтерлидер: Теләчедә данлыклы Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы эшләде. Биредә зур булмаган тәҗрибәле партияләрдән орлыкларның элиталы сортларын яңадан җитештергәннәр, алар бөтен Татарстан һәм күрше төбәкләр буенча таралганнар. Безнең компания районда әлеге юнәлешне яңадан торгызырга һәм югары репродукцияле орлыклар җитештерергә карар кылды. Бодайдан һәм борчактан башлыйбыз. Терлекчелек буенча 2022 елда тулаем сөт савуны 5,3 мең тонна дәрәҗәсенә җиткерергә планлаштырабыз. Шуны да өстәп әйтәм: авыл хуҗалыгында эшләвем белән горурланам.  Әлеге тармак районда үсеш алсын өчен бар көчемне куям. Безнең эштә барысы да җиңел генә түгел. Коллективка, район җитәкчелегенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев