Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Айрат Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очрауның ике версиясе аталды

7 февраль кичендә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәте булды.

Депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты кеше факторы яки техник төзексезлек аркасында һәлакәткә очраган булуы ихтимал. Бу хакта матбугат чаралары вәкилләре белән видеоконференция барышында Идел буе транспорт прокуроры Тимур Кебеков сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Хәзер фаҗиганең сәбәбе нәрсә булган дигән сорауга, берничек тә җавап биреп булмый. Экспертизалар комплексы билгеләнде, шул исәптән авиатехника экспертизасы да», — диде прокурор.

Прокурор шулай ук пилот гамәлләренә хокукый бәяне Халыкара авиация комитетының эксперт бәяләмәсеннән соң гына бирергә мөмкин булачак, диде.

Искәртеп узабыз, депутат Айрат Хәйруллин 7 февральдә Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәтендә үлде.

фото: Главный редактор газеты «Заря» Ирина Монина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев