Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы тормышка ашырыла

12 айга кадәр эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен социаль контракт төзиләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган аз керемле гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы тормышка ашырыла, шул исәптән 12 айга кадәр алар тарафыннан эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен социаль контракт төзү юлы белән дә. 2021 елга социаль контракт буенча бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 75 000 сумнан да артмаган күләмдә билгеләнгән.

Физик затны индивидуаль эшкуар буларак теркәү (алга таба – шәхси эшмәкәр) аңа әлеге статуска бәйле хокуклардан һәм гарантияләрдән файдалану мөмкинлеген бирә, шулай ук аларга тиешле вазифалар, шул исәптән салымнар һәм иминият взносларын түләү бурычларын үз өстенә ала.

Шәхси эшмәкәр өчен Россия Федерациясе Салым кодексы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшкуарлык эшчәнлегенә карата иң оптималь салым режимын (салым салуның гомуми режимы яисә махсус салым режимнары) сайлап алына торган керем суммасыннан ирекле сайлау мөмкинлеге каралган.

Шул ук вакытта, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан иминият взносларын түләү бурычы, конкрет хисап чорында керемнәрнең алу фактына бәйсез рәвештә, индивидуаль эшкуар статусын алу датасына һәм индивидуаль эшкуар сыйфатында физик зат эшчәнлеген туктату датасына кадәр кулланыла. Шулай итеп, шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгәннән соң, гражданнарның иминият взносларын исәпләү һәм түләү бурычы килеп чыга.

2021 елда 40 874 сум күләмендә иминият взносларын 31.12.2021  соңга калмыйча түләргә кирәк. Шулардан, мәҗбүри пенсия иминияте өлешендә 32 448 сум (плюс 1,0% түләүченең хисап чоры өчен 300 000 сумнан артып киткән кереме суммасыннан, аны түләү срогы 01.07.20022 елдан да соңга калмыйча) һәм мәҗбүри медицина иминияте өлешендә 8 426 сум күләмендә. Шәхси эшмәкәр иминият взносларын ай саен 3406,20 сум күләмендә тигез өлешләр белән түли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев