Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бакчаларда корыган үләнне корылмалардан 15 метр ераклыкта яндырырга рөхсәт итәләр

Коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бакчаларда корылмалардан 15 метр ераклыкта коры үләнне яндырырга рөхсәт итәргә җыена. Бу ведомство тарафыннан әзерләнгән РФ Хөкүмәте карары проектыннан күренә.

« <… > торак пунктларның шәхси җир кишәрлекләрендә, шулай ук бакча яки яшелчә җирләрендә ачык уттан файдалану урыны биналарга, корылмаларга кадәр 15 метрдан да ким булмаска тиеш», — дип китерә РИА Новости документта язылганны.

«Әгәр коры үлән, ботак, яфраклар һәм башка үсемлекләрне мичкәләрдә, мангалларда яки башка савытларда яндыралар икән, ведомство корылмалардан минималь ераклыкны ун метрга кадәр киметергә тәкъдим итә.

1 гыйнвардан Россиядә янгынга каршы яңа кагыйдәләр эшли башлады. Хәзер чүп-чарны, үләнне, яфракларны һәм башка калдыкларны якындагы корылмадан кимендә 50 метр ераклыкта яндырырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев