Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бал кортлары агуланып үлсә, авыл советына, ветеринария берләшмәсенә әйтергә кирәк

Кайбер умартачылар, ялгышып, 112 ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итә.

Бал кортлары пестицид белән агуланып үлгән очракта авыл советына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Аларга хәбәр бирмәүче умартачылар бар.

«Мөслимдә умартачы беренче булып 112 номерына шалтыраткан. Безгә хәбәр бирмиләр. Агуланган бал кортлары турында без өч көннән соң Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән белдек. Бал кортлары үлгән очракта авыл советына, авыл хуҗалыгы идарәсенә, ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк», — дип сөйләде сөйләде Татарстанның аквакультура һәм умартачылык буенча идарәсе җитәкчесе Марат Миңнебаев. 

Марат Миңнебаев Арча районында булган хәлне дә искә алды.

«Арчада бал кортлары агуланып үлгән умартачылар тикшерү комиссиясе булган җиргә мөрәҗәгать итмәде. Видео төшереп, Интернетка куйганнар. Нәтиҗәдә, без ул хәл турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша белдек. Анда тикшерү комиссиясе чыкты. Умартачының умарталык паспорты юк иде. Авыл советында аның 10 умартасы бар, диелгән, чынлыкта — 35. Андый очракта 10 умарта өчен генә компенсация була ала», — ди ул.

Идарә җитәкчесе умарта паспортының һәм авыл советындагы хуҗалык китабында теркәлүнең мөһим булуын ассызыклады. «Паспорты юк, авыл советында мәгълүмат юк, ди. Без умартачыларны ничек табарга тиеш соң? Без алар турында белмибез. Андый очракта җаваплылык умартачы өстендә була», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев