Балага дигән 10 мең сумны августның нинди числосыннан бирә башлаулары мәгълүм
Федераль Җыенга еллык юллама вакытында Владимир Путин 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балаларга бер тапкыр бирелә торган пособие вәгъдә иткән иде.
Федераль Җыенга юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 6 яшьтән 18 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә 10 ар мең сум акча вәгъдә итте. Әлеге түләүләр 16 августтан бирелә башлаячак, дип яза "Известия" РФ хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән.
Түләүләр алу өчен гаризалар 15 июльдән кабул ителә башлый. Пособиене гаиләдәге һәр балага бирәчәкләр.
Билгеле булганча, Владимир Путин юллама вакытында түләүләр мәктәп яшендәге балаларга биреләчәк, дигән иде. Әмма соңрак 6 яше тулган балаларга да 10 мең бирергә карар кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев