Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балалар COVID-19 белән ничек авырый?

Россиядәге балаларның күбесендә коронавируска иммунитет бар, дип фаразлыйлар.

Хәзерге вакытта COVID-19 белән авырып хастаханәдә ятучы балалар күп, катлаулы форма белән авыручы балалар аз. Бу турыда табиб-инфекционист, педиатр Евгений Тимаков РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

 «Хәзерге вакытта вирус эволюциясе бара, без „дельта»ның балаларга ничек тәэсир итәсен белмибез. Шунысы тәгаен — балалар ешрак авырый. Катлаулырак дип әйтә алмыйм. Хастаханәдә балалар күп, алар коронавирус белән авырый. Аллаһка шөкер, катлаулы, җитди формалар балаларда бик сирәк очрый, бәхеткә», — ди Тимаков.

Табиб сүзләренчә, Россиядәге балаларның күбесендә коронавируска иммунитет бар инде. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев