Балалар куркынычсызлыгы
Бәйрәмнәр - балалар һәм өлкәннәр өчен бик күңелле вакыт. Бу вакытта, кагыйдә буларак, балалар күп вакытны олылар каравыннан башка уздыралар.
Балаларны куркыныч турында кисәтү - ата-аналарның бурычы.
Бер генә очракта да хат ташучы, табиб, полицейский, сантехник, электрик, ата-аналарның танышларына ишек ачарга ярамый, хәтта алар үгетли башласалар да.
Балаларыгызга иң мөһим әйберләрне аңлатыгыз:
- таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска;
- таныш булмаган кешеләр белән беркая да бармаска, ничек кенә үгетләсәләр дә һәм нинди генә кызыклы әйберләр тәкъдим итсәләр дә;
- таныш булмаган машинага утырмаска,
- караңгы төшә башлауга өйгә кайтырга,
- таныш булмаган кешеләр белән лифтка кермәскә.
Балага таныш булмаган кеше - бала үзе белми торган һәр кеше икәнлеген аңлату бик мөһим. Ул кеше баланы исеме белән атарга, әниеңнең үтенече белән килдем дип әйтергә. мультфильмнар карарга чакырырга яки кәнфит тәкъдим итәргә мөмкин. Әгәр кеше балага таныш түгел икән, ул барлык тәкъдимнәргә дә юк дип җавап бирергә һәм куркыныч очракта: «мин аны белмим!» дип кычкырырга тиеш.
Ата-аналар балага беркайчан да, нинди генә шартларда да аның артыннан мәктәпкә, өйгә таныш булмаган кешене җибәрмәячәкләрен белдерергә кирәк. Әгәр андый кеше килеп кем генә дип аталса да, кичекмәстән кеше күп булган урынга йөгерергә, әти-әниләренә шалтыратырга яки полицейскийга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яшүсмерләргә түбәндәге кагыйдәләрне исләренә төшерегез:
- өйдән чыгып киткәндә кая барганнарын һәм кирәк булган очракта алар белән ничек элемтәгә кереп булганын әйтеп китергә;
- очраклы танышулардан, таныш булмаган компанияләргә чакырулардан баш тартырга;
- телефон буенча кайчан өйгә кайтачакларын әйтергә..
Балагызның кем белән аралашуын һәм кайда булуын күзәтеп торыгыз. Балагызның шикле әдәбият һәм видеопродукция белән файдаланмавын күзәтеп торыгыз. Баланың интернет аша аралашуын контрольдә тотыгыз.
Балаларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә берүзләре генә урамда йөрүенә юл куймагыз.
Баланы урамга җибәргәндә, аңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында исенә төшерегез:
- юлны светофорның яшел төсенә генә, җәяүлеләр кичүе буенча, ә көйләнми торган чатларда – тротуарлар һәм юл читләре линиясе буенча һәм маневрның куркынычсызлыгына инангач кына күчәргә: барлык автомобильләр дә тукталды һәм җәяүлеләрне үткәрә;
- күрүчәнлекне чикли торган предметлар (парковкаланган автомобильләр, кар көртләре, куаклар һ. б.) артыннан юлга чыкмаска;
- юл янында уйнамаска;
- җәмәгать транспортына ябышып йөрмәскә;
- җәмәгать транспортыннан чыккач, аны алдан да, арттан да узмыйча, киткәнен көтәргә һәм шуннан соң гына машиналар йөрү өлешен узарга кирәк,
- уткайтарткыч элементларны кулланырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев