Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балаларның иҗтимагый оешмалары

Тантаналы ант бирделәр

Бүген, ягьни 11 июнь көнне район мәдәният йорты каршындагы Хәтер мәйданында Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын - Илзинә Рәхмәтуллина, Кәрим Ситдыйков, Даниил Никулин, Айзат Гомәров, Богдан Зарипов,  Илназ Хисаметдинов,  Азат Мусин, Алмаз Гайнетдинов, Андрей Зинич, Илсаф Белоусов һәм Солтан Һадиевларны “Яшь армия” Бөтенсоюз хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отрядына кабул иттеләр. Яшьләребезне әлеге иҗтимагый оешмага -  әлеге хәрәкәтнең райондагы штаб начальнигы һәм координаторы, Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге укытучысы Рәсип Гатиятов кабул итеп алды. Чарада балалар укытучылары һәм иптәшләре алдында тантаналы ант бирделәр.

Районда эшләп килүче иҗтимагый оешма һәм хәрәкәтләр арасында “Яшь армия” Бөтенсоз  хәрби-патриотик  иҗтимагый хәрәкәте отрядлары иң яшедер, мөгаен. Шулай булса да, әлеге хәрәкәт отрядлары халык, аеруча яшьләр арасында зур популярлык казанып өлгерде.  Без хәзер алар белән кайда гына очрашмыйбыз?! Хәрби-патриотик чараларның, төрле флешмобларның үзәгендә алар. Тимурчылык юнәлеше дә алар өчен ят түгел.  Әби-бабайлар аларны теләп, көтеп ала.  9 Май - Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән парадта да алар һәрчак бәйрәм күрке.

Фәнил Гаязов тексты һәм фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев