Теләче Информ

"Баландыш" авылы исеме кайдан килеп чыккан?

Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята.

Баландыш  авылы Телəче  районында, район γзəге Телəче авылыннан 16 чакрымда, тимер юл станциясе Арчадан – 62, Казаннан 94 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылны урталайга ярып агучы Инеш үзе ике инешне берләштерә: Олы елга һәм Сәйкә инешләре. Инеш Мишəгə килеп кушыла.

Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Аларның нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята.  Баландыш авылы турында да төрле риваятьләр, сөйләүләр бик күп. Моннан бик күп еллар элек, Мишә елгасының көньяк ягында зур урман булган. Ул урманның яртысыннан күбесен балан агачлары алып торган. Ә урманның ачык өлешендә, ак хәтфә ябылгындай, ап-ак булып ландыш чәчәкләре үскән. Крепостнойлыкка түзә алмыйча, крестьяннар җир шарының төрле урыннарына, күбрәк сулы урыннарга төпләнгәннәр. Үзләренә урын җайлап, тормыш корып җибәрмәкче булып, менә бу урманлыкка да бер крестьян гаиләсе килеп урнашкан. Шулай елга кырыенда агач каезлаганда, йомычкалары елга суына төшеп агып китә һәм үзләренә сыенырга урын тапмаган качкын крестьян гаиләләре, бу йомычкаларны күреп, агымга каршы барып,шушы урманлыкка килеп чыкканнар. Шушында бергәләшеп авыл төзегәннәр һәм яши башлаганнар. Бу җирдә баланлыклар, ландыш чәчәкләре күп булганга авылларын Баландыш дип йөрткәннәр.

Реклама

Авылның башлангыч  чоры  Казан ханлыгына карый. 2006нчы елда чыккан “Теләче  йолдызлыгы” китабында авыл тарихы язылмаса да, анда булган мәчетләр, имамнар хакында шактый гына материал бар: “Баландыш.Мәхәллә оешкан ел билгесез. 1832 елдан имам – хатибы Шәмсетәбриз Рафиков (1884-1895 еллар арасында үлә).

1850 елда икенче имамы  Шаһиәхмәт Таҗетдинов,Татар Кабаны авылыннан(хәзерге Лаеш районы) гади крестьян.1884 елдан (1917 елга кадәр) аның улы Габделкотдус Шаһиәхмәтов алыштыра.Аның улы  Габделкаюм  Габделкотдусов ,  1908 елда Духовное собрание алдында имтихан тотканнан соң, 1909 елда икенче имам булып сайлана. Икенче мәхәллә 1900 елда ачыла,һәм яңа мәчет төзелә.1900-1909 елларда имам – хатибы Мөхәммәт Миршәрәфетдинов(1876 елда туган),1909 елда аны Хуҗасан Мөхәммәтсафин алыштыра (1875 елда туган)."

 Язылганнардан күренгәнчә,1832 елда Баландыш авылы инде имам-хатиб билгеләнгән  ныклы авыл булган.

Язманы әзерләде: Баландыш авылы китапханәчесе Назипова Миләүшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: