Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландыш авылының үзенең “Гиннеслар китабы”на кертердәй иң-иңнәре бар.

Менә ул Талип абый туплаган кызыклы мәгълүматлар.

Беренче телевизор ( Габдуллаҗанов Мәүлетҗан) - 1961 ел,октябрь.

Беренче кирпеч йорт ( Гарипов Харис) - 1967 ел.

Беренче люлькалы мотоцикл (Хазиев Ирек) - 1967 ел.

Районда мотоцикл белән бүләкләнгән беренче сука батыры (Загидуллин Фархулла) - 1967-1968 ел.

Беренче Ленин Ордены алган игенче-комбайнер (Сафин Гали) -1976 ел, 23 декабрь.

Беренче Почет билгесе ордены алган терлекче (Валиахметова Гөлчирә) - 1980 ел.

Беренче Татарстанның атказанган агрономы -Загидуллин Габдулла.

Беренче радиоалгыч "Родина" - 1957 ел (Габдуллаҗанов Мәүлетҗан), Сибгатов Гыйззәт - 1963 ел

Беренче җиңел машина (Зәйнуллин Габдрахман) - 1971-75 ел.

Сугышта беренчеләрдән булып "Кызыл Йолдыз" ордены алган авылдашларыбыз:  Мөхәммәтшин Габдрахман, Хәйретдинов Борһан - 1941-1945 еллар.

Лотереядә отыш алучылар:

 Гасимов Мәхмүт (элекке мәктәп директоры)- пианино (1966 ел)

Мөхәммәтшин Әнвәр - арбалы мотоцикл (Теләче сабантуенда)-1992 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев