Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландыш мәктәбе “Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә кушылды

Халыкара “Хәтер бакчасы”акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Баландыш мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, тыныч тормыш өчен көрәшкән каһарман райондашларыбыз истәлегенә багышлап, агачлар һәм куаклар утырттылар. “Бу агачлар, куаклар фронтта башларын салган райондашларыбызны безгә хәтерләтеп торсыннар, бездән соңгы яшь буын да аларны тәрбияләп үстерсеннәр, хөрмәт белән карасыннар",- дип теләде алар.

Халыкара “Хәтер бакчасы”акциясе 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет гражданы истәлегенә 27 миллион агач утырту. Әлеге акция кысаларында Татарстаннан яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган 350 мең кешенең үлемсез батырлыгы истәлегенә республика территориясендә 483 меңнән артык үсенте утыртылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев