Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Баландыш укучысы бадминтон буенча Россия Беренчелегендә җиңүчеләр исемлегендә

2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелеге узды.

2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә Теләче муниципаль районының балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүчесе, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (өстәмә белем бирү педагогы Җәббаров А.Ф. ) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 3 урынны, парлы разрядта 2 урынны, катнаш разрядта 2 урынны яулады. Команда зачетында Татарстан 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев