Теләче Информ

Балык Бистәсе районында авыл хуҗалыгы турында: “Болай да эшләп була икән”

27 апрель көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылына урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Кулон-агро" ширкәте терлекчелек комплексын һәм алдагы эшнең куелышын күргән Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабуга районнарыннан килгән зооветеринария белгечләре әнә шулай дип тел шартлатты. Чирек гасырга якын авыл хуҗалыгы тематикасын яктырткан журналист буларак, мондый зур чыгымнар...

27 апрель көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылына урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Кулон-агро" ширкәте терлекчелек комплексын һәм алдагы эшнең куелышын күргән Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабуга районнарыннан килгән зооветеринария белгечләре әнә шулай дип тел шартлатты. Чирек гасырга якын авыл хуҗалыгы тематикасын яктырткан журналист буларак, мондый зур чыгымнар белән җиткерелгән терлекчелек комплексын һәм биредәгедәй эш үрнәген күргән юк иде әле.

Чыннан да, биредә заманча терлек тораклары, яңа технологияләргә корылган җиһазлар, галимнәр белән даими хезмәттәшлек... боларның барысына да акча кызганмыйлар. Ә чыгымнар аз түгел, фәләнчә миллионнар белән исәпләнә. Аларның акланачагына ышанганга, кайда дәүләт ярдәме белән, кайда үз көчләре белән "мөгез чыгарып" торган көннәре.

Дөрес, әлегә алар рекордлы килограммнарда сөт җи-тештермиләр. Биредә көн саен һәр сыердан 17-18 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Билгеле ки, мондый шартларда эшләргә атлыгып торучылар аз түгел.

Биектау авылындагы терлекчелек комплексы белгечләргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган семинар-киңәшмә кысаларында күрсәтелде. Исеменнән аңлашыл-ганча, семинарда 2015-2016 еллардагы кышлату чорына бурычлар билгеләнде. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗиповтан тыш, семинарда галимнәр, биоөстәмәләр һәм җиһазлар җитеште-рүче фирма вәкилләре дә чыгыш ясады.

Сөт җитештерү күләмен арттыруда сыерларның азык рационын баету аеруча мөһим роль уйнавын һәр терлекче яхшы аңлый. Шул исәптән, сыеларга бирелә торган төрле файдалы кушылмалар, югары энергияле азык өстәмәләре кулланмыйча, сөтнең күләмен арттырып, сыйфатын яхшырту мөмкин түгел.

- Бүген теләсә-кайсы хуҗалыкта үзләренә җитәрлек күләмдә фураж җитештерәләр. Аны хәтта терлеккә кирәгеннән берничә тапкыр артык бирүчеләр дә очрый. Бу кадәресе сөтнең үзкыйммәтен арттырып кына калмый, ә терлек организмы өчен зыянлы да. Сөт җитештерүдә керем алыр өчен, терлекне баланслап ашатырга кирәк, - диде Татарстан фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек буенча фәнни-техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров.

Баланслап ашату өчен аксымга бай, югары энергетикалы терлек азыгын хуҗалыкның үзендә җитештерү кирәк. Кызганыч, әллә мәшәкатьтән куркып, әллә башка сәбәпләр белән, күпләп терлек асраган, сөт җитештерүдән табыш алырга теләгән хуҗалыкларда борчак, вика, соя, люпин, рапс һәм башка төрле аксымга, майга бай, югары энергетикалы культураларны үстерүне максат итеп кую җитешми.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: