29 апрель 2016 яңалыклары
-
Балык Бистәсе районында авыл хуҗалыгы турында: “Болай да эшләп була икән”
27 апрель көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылына урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "Кулон-агро" ширкәте терлекчелек комплексын һәм алдагы эшнең куелышын күргән Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеевск, Әгерҗе һәм Алабуга районнарыннан килгән зооветеринария белгечләре әнә шулай дип тел шартлатты. Чирек гасырга якын авыл хуҗалыгы тематикасын яктырткан журналист буларак, мондый зур чыгымнар...
-
Җәнәй авылыннан каләмдәшебез Дамира Миннебаеваның "Апрель кызы" исемле китабы дөнья күрде
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сөенечле хәбәребез бар сезгә. шушы көннәрдә даими хәбәрчебез, Җәнәй авылында яшәүче каләмдәшебез Дамира Миннебаеваның "Апрель кызы" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Дамира Миннебаева исеме шәхсән үземә 2004 елдан бирле таныш, шул елда Теләченең Туган якны өйрәнү музеенда яшь иҗатчылар очрашуында колакка керде ул исем. Әлеге чарада...
-
Крестьян-фермер хуҗалыклары арасындагы конкурс - документлар һәм гаризалар 16 майга кадәр кабул ителә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында үз эшләрен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм итү" программасы нигезендә крестьян-фермер хуҗалыклары арасында конкурс башлануын игълан итә. Документлар һәм гаризалар 2016 елның 27 апреленнән 16 майга кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны муниципаль район...
-
Теләче районы полиция хезмәткәрләре Алабугада узган бокс ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
13 апрель көнне Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы полиция хезмәткәрләре арасында бокс буенча турнир узды. Барлыгы 150 дән артык хезмәткәр катнашкан ярышта Теләче районы полиция бүлеге командасы 2 урынга лаек булды. Районыбыз данын Айнур Зиябиев, Раил Газизов, Радик Гәрәев, Салават Каюмов, Илнур Кәримуллиннар яклады.
-
Ир-ат бетонболгаткычка егылып төшкән, чак исән калган
Гадәттән тыш хәл кичә, 28 апрельдә 14:55 сәгатьтә, Казанның Гвардия урамындагы 52 нче йорт янында булган. Бетонболгаткычка егылып төшкән 39 яшьлек ир-атны техниканың "колаклары" бөтереп ала. Шуның аркасында зыян күрүченең үкчәсе киселә, кулы болгаткычның "колаклары" арасына кереп кысыла. Тиз арада коткару хезмәтенә хәбәр ителә. Аның кысылып калган кулын чыгару өчен...
-
Бүген хәрби хезмәткә чакыру уңаеннан "кайнар линия" эшли
"Кайнар линия" бүген иртәнге сәгать 10да эшли башлап, көн уртасына - 12:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтә. Әлеге хезмәт РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырыла. Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләренә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, контракт буенча хезмәт итү, гражданнар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш алып баруга кагылышлы сорауларны биреп булачак. "Кайнар...
-
Янгынга каршы махсус режим кертелә
5-20 майда Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Шул вакыт эчендә республикада корыган үлән һәм чүп-чар ягарга ярамый, ачык утта ризык әзерләргә рөхсәт ителми, урманнар янында урнашкан торак пунктлар территорияләрендә, гражданнарның бакчачылык һәм дача берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектларында...
-
Май башыннан намаз вакытлары үзгәрә
4 майдан алып 8 августка кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды....