Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Балык Бистәсе районында Казан мәктәбендә һәлак булган укучы кызны җирлиләр

Алисә Гарифуллина гаиләдә бердәнбер бала иде.

Татарстанның Балык Бистәсе районында Казан мәктәбендә һәлак булган укучы кызны җирлиләр.

Татарстанның Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авыл җирлегендә урнашкан Иске Арыш авылында 175нче  гимназиядә һәлак булган укучы кызны җирлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәҗитов хәбәр итте.

 «Бу безнең барыбыз өчен дә зур тетрәнү», - диде ул.

Һәлак булган Алисә Гарифуллина 2006 елның 5 мартында Иске Арыш авылында туа. Кыз Казанда яши һәм 8 «А» сыйныфында укый. Алисә гаиләдә бердәнбер бала булган. Аны кече ватанында җирләргә булдык, диде Мәҗитов.

 Балыклы Чүкәй авыл җирлеге башлыгы Казаннан килгән җирләү процессын шәхсән үзе каршы алды. Кыз бала белән саубуллашырга бөтен авыл халкы җыелды, якынча 170 кеше булды. Мәрхүмәнең табутын яшь армиячеләр күтәреп килде. 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X