Башка сыймаслык: Шәле зиратыннан чардуганны урлаганнар!
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: чардуган бары бер каберлек өстеннән генә юкка чыккан.
Татарстандагы иң зур авылда мондый хәл булыр дип күзалдына китерү авыр, әлбәттә. Питрәч районы Шәле авылы зиратыннан инде 19 ел яткан мәрхүмнең чардуганы югалган! Кызык та, кызганыч та хәл. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: чардуган бары бер каберлек өстеннән генә юкка чыккан.
Чардугансыз калган Камалетдин абыйның кабере зират капкасыннан 50 метр тирәсе ераклыкта, башка каберләр арасында урнашкан. Ягъни, зират эчендә йөреп, кайда нинди чардуган бар икәнен алдан күзалламыйча бу эшне башкарып булмый. Кердең дә алдың гына түгел.
Көз көне бар да тәртиптә булган. Язын кабер хуҗасының кызы Алсуның абыйсы Илгиз әфәнде зиратка килгәч чардуганның юклыгын ачыклый.
- Без авылда сирәк булабыз. Әтинең каберен карап, чистартып китәргә дә, Илгиз абыйга ярдәм иткәләргә генә кайтабыз. Авыл Советы рәисенә бардык. Ирем Артур сезнең белән сөйләшәсе сүз бар иде, ди. Сөйлә ди, рәис. Артур хәлне аңлатты. Бар эзләгез, мин минем монда катнашым юк. Тапмасагыз, полиция чакыртыгыз, ди. Мин үзем берничә ел вазыйфа биләдем, Артур да җитәкче кеше, безнең кешеләргә мондый мөнәсәбәт булганын күргәнебез юк иде әле. Ул бит рәис кеше! Кеше белән аралаша белергә тиеш. Бигрәк тә үзенең авылында шундый хәл булгач, - ди Алсу.
Башлык Илшат Әхмәтҗанов фикеренчә, чардуган урланмаган, зират эчендә генә булырга тиеш. Яхшылап карарга гына кирәк, ди.
Берничә көн элек авылга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Авылдагы тимер җыю пунктында да, зиратта да булганнар. Участковый Руслан Хәбибуллин бу уңайдан мәгълүмат бирә алмавын искәртте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч буенча бүлекчәсе белән әлегә элемтәгә кереп булмады. Участковый мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән бүлек бу эш белән без шөгыльләнмибез, дигән җавап кайтарды.
... Мәетләрнең “әйберен” урлау — ул инде соңгы чик. Моны берничек тә аклап булмый. Андыйларга тере ни дә, мәет ни, зират ни дә, мәчет ни!
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев