Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Башкортстанда сукбай этләр ташланганнан соң бала үлгән

Бала үлеменнән соң сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алганнар.

Фаҗига Учалы районының Сәфәр авылында шимбә иртәсендә булган. Дүрт яшьлек сабый урамда велосипедта йөргәндә аңа бер көтү хуҗасыз этләр ташланган. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу вакытта сабыйның әнисе йорт эшләре белән шөгыльләнгән. Республика тикшерү органнары әлеге уңайдан җинаять эше кузгаткан.

«Хокук саклау органнары тикшерү үткәрәчәк һәм әлеге вакыйгага бәя бирәчәк. Без дә вазгыятькә анализ ясап, тиешле нәтиҗәләр чыгарачакбыз, ә сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алачакбыз», - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев