Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Батыр исеме күпмегә сатыла?

“Манзара” спорт-музыкаль премиясеннән соң көрәш җәмәгатьчелеге кабат умарта күченә таяк тыккандай гөҗләп алды.

Барысы да Баш батыр исеменә төп дәгъвачы Муса Галләмов бил алышудан баш тартканнан соң башланды. Имгәнү сәбәпле, дип аңлатты хөкемдарлар аның әлеге гамәлен. Әмма моңа бик азлар гына ышанды. Күпләр сафында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил әфәнде Шәйхетдинов та булган икән. Мусаның әлеге карары аны мактаулы кунаклар урыныннан торып, сәхнәгә күтәрелергә мәҗбүр итте. Гади генә итеп әйтсәк, ул Мусаны көрәштән качуда һәм кайбер көрәшчеләрне сөйләшеп көрәшүдә гаепләде.

Үзләренә туратасы

Татарда: “Ашаган белми, тураган белә”, – дигән еш кулланыла торган әйтем бар. “Манзара” спорт-музыкаль премиясендә һәр авырлык үлчәвендә җиңүчеләр 50 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде. Әлеге зур призны Ринас Садаров (Чувашия, 85 кг), Булат Мусин (Казан, “Ак Барс” көрәш сарае, 110 кг) һәм Муса Галләмов (Лаеш, 130 кг) кесәсенә салды. Икенче урын яулаучыларга – 40 мең, өченчегә – 30 мең, дүртенче урында калучыларга  20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Баш батыр исеменә лаек булган Булат Мусин  100 мең күләмендә акчалата призга да лаек булды.

Һәр авырлык үлчәвендә 5-6 көрәшче генә булуын исәпкә алсак, кайберәүләр бик җиңел генә айлык хезмәт хакы эшләп кайтып китте “Манзара”дан. Әнә, Мамадыштан Максим Степановка үз авырлыгында 4нче булу өчен келәмгә ике тапкыр чыгып, икесендә дә җиңелү дә “җитеп торды”. Оештыручыларның юмартлыгына исең китәр! Монысы инде: “Көрәштә акча бар мени ул?” – дип сөйләнүче көрәшчеләр колагына. Һәм ни гаҗәп: акча аз булудан зарланып йөрүче көрәшчеләрнең күбесе бу бәйгедә катнашып та тормады. Сәбәпләре төрле. Кемдә ничектер, миндә юләр сорау туа: әллә баш батыр өчен көрәшкә чыкмыйча гына түгел, гомумән, “Манзара”га килмичә дә акча эшләп була микән ул?  

Беләм, бу фикерләр күпләргә ошамас, ләкин көрәштәге алыш-бирешләргә, сату-алуларга нокта куеп булмаса да, бераз булса да киметерлек тәкъдимнәрне дә без дә юлларга булдык.
1. Призовойлар күләмен арттырырга түгел, киметергә. Арттыра арттыра, көрәшчеләрне боздык. Республикадагы башка көрәш төрләренә күз салыйк бераз. Күпсенмик тә... (Монысы иң күп бәхәс тудыру тәкъдиме булачак)
2. Призовойлар күләмен киметмәгән очракта, профессионалларны кертмәскә. Яңа исемнәр барлыкка килү өчен менә дигән стимул. Дөрес, яңа исемнәр көндәшлек шартларында гына барлыкка килә, анысы да хак.
3. Призовойларны киметмәгән һәм профессионалларны ачыклый алмаган очракта (андыйларны ачыклау бик җиңел), соңгы бер яки ике елда алыш-бирештә катнашкан "даһи"ларны бәйгегә кертмәскә (аларны да халык белә). Инстаграм яки ватсап төркемнәре дә бу эштә ярдәм итә алачак.
4. Профессионаллар өчен аерым турнир уздырырга. Зур акчалар белән. Шул ук “Манзара”, мәсәлән. Ләкин аның кысаларында да аерым турнир. “Манзара” дигәннән, мондый ярышларга көрәшчеләр үзләре акча түләп керергә тиеш тә бит, ләкин...
5. Ярышлардан бары табиблар вердикты белән генә төшеп калдыруны катгыйландыру. Финаллар вакытында да. Еш кына башым авыртты, аягым каймыкты дип көрәшеп тормаган көрәшче ахырдан табиб янына барып та тормый, келәмдә аксак булса, келәм читендә инде гадәттәгечә йөри башлый.
6. Авыл батырларының, авылда, район җирлегендә эшләү тренерларның эшен күпкә югарырак бәяләргә. Хезмәт хакы турында сүз бара, ләкин анысы бездән генә тормый. Ә менә ярышларда көрәшчеләрнең тренерларын шәкертләренә караганда да зуррак итеп бәяләү – мөмкин эш.
7. “Главалар” колагына: теге яки бу районга теге яки бу көрәшчене чакырганда, “глава” югарылыгында алдан ук сөйләшергә: “безнең данны төшермисең, безнең районның исемен, дәрәҗәсен күтәрү өчен иң соңгы чиккә җиткәнче көрәшәсең”.
8. Теге яки бу районга чакырганда, контракт системасын кертү һәм анда зуррак урын алган чакта өстәмә түләүләр булдыру, район дәрәҗәсен төшергән очракта, киресенчә, премияләр яки хезмәт хакын киметү (штраф) пунктларын кертергә.
9. Алыш-бирештә, сату-алуда тотылган көрәшчеләргә, тренерларга дисквалификация чараларын кулланырга. Хоккей белән футболны күпләр мисалга китерә бит, ә анда андый хәлләрне күреп торабыз.
10. Уен-көрәшләрне ачыклау авыр бит дигән очракта, тамашачы фикеренә сүз салырга.

Фәрит Салихов, Радик Сабиров

Шәһри Казан

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев