Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревның 95 яшьлек юбилее

Олы Мирәтәк авылында туып үскән Алексей Иванович Писарев 11 апрель көнне туган көнен билгеләп үтә.

Олы Мирәтәк авылында туып үскән егет, 17 яше тулуга, хуҗалык эшеннән туры туган илен сакларга чыгып китә. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аннары аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. Сугыш кырында аңа танкларның ниндиләрен генә йөртергә туры килми?! Ерак Көнчыгышта булган дәһшәтле сугыш ветеранның бүген дә күңелендә саклана. 1943 елда сугышка чыгып киткән Алексей, Япония самурайларын җиңгәннән соң гына, туган ягына 1951 елда гына әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта хуҗалыкта хезмәт куя. Һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы язмабыз герое, Арча районына барып, механизаторлар курсын тәмамлый. Басу-кырларда икмәк үстерә. Бригадир кебек җаваплы хезмәт вазыйфаларын башкара. Умартачылык тармагында куйган хезмәте дә күпләргә үрнәк. Беркайчан да тик торырга яратмаган Алексей Писарев, лаеклы ялга чыктым дип, өйдә утырырга яратмаган. 80 яшендә дә Олы Мирәтәк авылыннан мәктәп укучыларын, ат арбасына утыртып, Олы Нырсы мәктәбенә укырга алып килә торган була.

"Иртә белән көн саен физкультура ясыйм, яшьлектә дә спортны яраттым. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыштым, тәмәке тартмадым, бәлкем, озак яшәвемнең сере дә шундадыр", - ди ветеран.

Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писарев 9 май бәйрәмен түземсезлек белән көтә. Бу көнне барлык якыннары аны тәбрик итәргә җыела. Оныклары кабат сугыш хәтирәсен сөйләтсә, туганнары бәйрәм табыны әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев