Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бер мәшәкать кимеде: үзләре килеп алалар

Үлгән терлек түшкәләрен алып китә торган хезмәтнең булуы бик уңайлы. Телефоннан шалтыратуга, машина килеп тә җитә.

Элек терлек үлдеме, үләт базына илтү мәшәкате туа иде. Хәзер бу мәшәкать кимеде: шалтыратып хәбәр итәсең дә, машина алып китә. Бу төр хезмәтне авыл районнарында җәелдерү өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан өченче ел - 19, былтыр - 17 районга контейнер һәм махсус автотранспорт бүлеп бирелде. Республика җитәкчелеге бигрәк тә республикабызның төньягын, ягъни терлеге күп булган районнарны, контейнерлы һәм махсус машиналы итәргә тырышты.

Шунысы сөенечле, безнең районга да уңыш елмайды. Узган ел март башларында хайван калдыклары төялгән тәүге контейнерлар Алабуга шәһәренә озатылды. Ник дигәндә, Алабуга районында үлгән  терлекләрне үтильләштерү өчен махсус завод бар.  Анда хайван калдыкларыннан кушылмалар ясыйлар. Заводтан безнең районга машина айга бер тапкыр килә. Килеп алучыларга үлгән терлек түшкәсе белән  туу, үлү даталары, аның ни сәбәпле үлүе, авырлыгы турында рәсми белешмә дә биреп җибәрелә. Аңарчы терлек калдыклары Үзәк авыл җирлеге биләмәсенә кергән, махсус билгеләнгән мәйданчыкта контейнерда туплана.

- Бу машинаның  булуы бик әйбәт, проблемаларны күпкә киметте. Үләт базларының унбишәрегермешәр чакрым ераклыкта урнашканнары да бар. Кышын бигрәк тә читен иде, юлларны ачарга кирәк, трактор карда да, пычракта да батып калырга мөмкин. Җәй көне үләт базы янына килеп булмый, әшәке ис тарала. Ә хәзер машина килеп бушка төяп алып китә, бик җайлы, экологиягә дә зыян килми. Үлем-җитем азрак булсын иде, ләкин без әйткәнгә генә карамый, алар булып тора инде, - дип аңлатты миңа терлек калдыкларын утильләштерү проекты белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов.

Аның әйтүенчә, проект уңышлы эшләп торса, үләт базлары әкренләп ябылачак. Аларга ихтыяҗ бермә-бер кимиячәк. Мисал өчен, бүген безнең районда санкцияләнгән 13 үләт базы бар. Районда ел саен аларны карап тотуга йөз меңнәрчә акча тотыла. Үләт базлары уртача 10-15 елда тула. Шунысы аяныч, райондашларыбыз арасында  әлеге корылмаларның профнастил калайдан ясалган коймаларын, түбәләрен сүтеп алып китүчеләр бар икән. Вирус, төрле йогышлы авырулар эләктерүдән дә курыкмыйлар, әнә шундый җинаятькә бара алар. Терлек үлсә, түшкә иясе үзе район ветеринария берләшмәсенә 2-10-39, 2-11-46 номерлары белән шалтыратырга тиеш була. Машина төрле һава шартларына яраклы, аның бөтен көпчәкләре дә тарта торган, дизель двигателе куелган. Әрҗәсе дә тулысынча ябык, дезинфекция ясарга уңайлы итеп эшләнгән.  Төяргә манипуляторы, терлекне тарттырып китерү өчен лебедкасы да бар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, 2021 елда республикадагы барлык районнарда да биологик калдыкларны үтильләштерү эше башкарылачак. Биологик калдыкларны үтильләштерү нәтиҗәсендә үләт базларының саны бермәбер кимер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X