Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бер очрашу - бер гомер

“Деловые женщины Татарстана” республика иҗтимагый оешмасы әгъзаларының эшлекле очрашуы булып үтте

22 июль көнне “Туган авыл”  күңел ачу комплексында “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” - “Деловые женщины Татарстана” республика иҗтимагый оешмасы әгъзаларының эшлекле очрашуы булып үтте. Кунаклардан тыш, бирегә районыбызның эшмәкәр хатын-кызлары да чакырулы иде. Шунысы игътибарга һәм мактауга лаек, җыенда катнашкан хатын-кызларның күбесе әниләр, беришәләре өчәр, дүртәр бала үстерәләр.

Чараны үзенең сәламләү сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ул үзенең кереш сүзендә бизнес өлкәсендә, төрле юнәлешләрдә уңышлы хезмәт куючы ханымнары районыбызның тарихы, аның күренекле кешеләре һәм тарихи, табигый әһәмияткә ия булган күркәм урыннары белән таныштырып, үзара хезмәттәшлеккә чакырды. Район җитәкчесе республикада экологик иң яктан иң чиста районнарның берсе булып саналган районыбыз биләмәсенең бигрәк тә туризм бизнесын үстерү өчен уңайлы булуын ассзыклап үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев