"Бердәм Россия" төбәк конференциясе партия съездына делегатлар сайлады
Съезд делегатлары итеп партиянең 26 әгъзасы сайланды.
Казанда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә 33нче төбәк конференциясенең беренче этабы узды.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк бүлегенең биш елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Хисаплар белән шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чыгыш ясады.
Аннары 19 июньдә Мәскәүдә узачак "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең 20нче съезды делегатларын сайлаулар узды. Съезд делегатлары итеп партиянең 26 әгъзасы сайланды. Теләче районыннан делегат итеп Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Гилван улы Фатхуллин сайланды. Шулай ук аңа туган көне уңаеннан "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин җылы котлауларын да җиткерде. Алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев