Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Беренче биш көнлек каһарманнары

Беренче биш көндә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификатларын тапшырды.

29 июль көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан”, “Агролак” һәм “Теләче - Август” ширкәтләре кырларында булып, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, беренче биш көндә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга акчалата премия сертификатларын тапшырды. Беренче протокол нигезендә акчалата премия сертификатларына игеннәрне суктыруда эшләүче Фаил Рәхимов (беренче урында, “Агролак” ширкәте), Ринат Гарипов (икенче урында, “Алан” ширкәте), Ренат Гатауллин (өченче урында, “Алан” ширкәте) һәм Илһам Мөҗипов (өченче урында, “Алан” ширкәте) игеннәрне теземнәргә салуда Айрат Сабиров белән Фәнил Сәлимҗанов (беренче урында, “Алан” ширкәте), Радик Нәбиуллин (икенче урында, “Игенче” ширкәте) лаек булды. Беренче биш көндә иң югары хезмәт күрсәткечләре өчен Фаил Рәхимов Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

  • Быел иген уңышы бик сөендермәсә дә, булган кадәресен түкми-чәчми җыеп алырга кирәк. Бөтен ышаныч - Сездә! Сәламәт булыгыз, авырмагыз. Авыл хуҗалыгы эшләре бер-берсенә нык бәйләнгән. Урак тәмам булгач, көзге кыр эшләре башланып китә, - дип мөрәҗәгать итте урыннарда комбайнчылар муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.

Тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев