Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Безнең гаиләләр – иң матур гаиләләр.

Балалар бакчасы һәм гаиләнең балалар тәрбияләү эшчәнлеге үзара тыгыз бәйләнгән. Бергәләп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  өйдә дә, кайда да бер минут та күздән югалтырга ярамый. Алар икеләтә игътибар сорый. Бакча тормышын  әти-әниләрдән башка бөтенләй күз алдына китереп булмый.  Алар  үзләре дә тәрбиячеләр белән даими элемтәдә торалар. Бергәләп җыр-бию әзерләү, кул эшләре ясау гаиләгә өстәмә мәшәкать тудырса да, аларны бергә җыя, туплый, яңа планнар корырга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, барың да  күпме рухи байлык аласың! Балалар өчен әти-әни белән  иҗат итү аеруча мөһим. Бергәләп төрле иҗади конкурсларда уңышларга ирешеп киләбез.

Безнең балалар бакчасына унике гаиләдән унбиш бала йөри. Балалар төрле булган кебек, гаиләләр дә, алардагы тәрбия дә  төрле. Араларында өчәр бала тәрбияләп үстерүче Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллин, Айгөл һәм Айрат Насыйбуллин, Миләүшә һәм Ирек Габидуллин, Раилә һәм Айдар Шайхиевлар кебек зур гаиләләр  дә бар. Тормыш мәшәкатьләреннән курыкмыйча, үзләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган әти-әниләргә бары тик сокланырга гына кала. Алар балалар бакчасы тормышында да актив катнашып яшиләр. Алинә һәм Дамир Хабибуллин, Гөлфинә һәм Равил Шакиров, Алсу һәм Рафил Шиһабетдиновлар, Гөлнур һәм Фәрит Вәлиев,  Илсинә һәм Айрат Галиуллиннар, Нурия һәм Айнур Бәшировлар әби-бабайлы гаиләдә икешәр бала үстерәләр.  Раушан Фәтхуллин да  улына үрнәк, тырыш, булдыклы  гаилә башлыгы. Әби-бабайлар балаларыбызны тәрбияләүдә яшьләребезгә бик зур таяныч. Оныклары Сабинаны вакытлыча тәрбияләп торучы Сөмәя апа һәм Рөстәм абый Зарифзяновлар да оныкларына бик игътибарлы. Яшьрәкләргә чын мәгънәсендә үрнәк булып торалар. Шөкер, барлык гаиләләребез дә тәртипле, балаларына яхшы тәрбия бирергә тырышалар.  Коллективта үзара да дус-тату яшиләр, тәрбия эшләре белән даими кызыксынып торалар. Нәтиҗәдә, быелгы уку елында уңышларыбыз да шактый. Бүгенге, үзизоляцияләү көннәрендә дә, балалар һәм әти-әниләр белән берлектә актив эшчәнлек алып барыла. Районыбыз балалары арасында оештырылучы шигырь сөйләү, рәсем һәм башка төрле  бәйгеләрдә тырышып катнашабыз. Сүземне йомгаклап, шушы мәшәкатьле вакытта да балаларын тәрбияләүгә игътибарларын киметмәгән, балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торучы гаиләләребезгә иминлек, уңышлар теләп калуыбызны әйтәсем килә. Үзара дус, бердәм булганда гына барысына да ирешергә була.

                  Гөлнара Нәҗметдинова, Олы Мишә балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев