Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафон уза

Татарстанда 2021 елның июль-август айларында Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Безнең геройлар» дип исемләнгән әдәби марафон уздыра.

Аның максаты — Муса Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатының әдәби-шигъри мирасына җәлеп итү, талантлы шагыйрь-һәвәскәрләрне ачыклау һәм бүләкләү, аларны социаль-иҗади, ял эшчәнлегенә тарту.

Марафонда Татарстан Республикасында яшәүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади кешеләр катнаша ала.

2021 елның 19 июленнән 15 августына кадәр марафонда катнашу өчен күрсәтелгән сылтама буенча гариза бирергә кирәк: https://forms кgle/yvSsNfam7gyRS7Nw5. Гаризалар ике категория буенча кабул ителә: индивидуаль иҗади башкару, 3 кешедән торган төркем белән башкару. Гаризада М.Җәлил шигырен яки җәлилчеләр турындагы әсәрне укып төшерелгән видеога сылтама куярга кирәк. Җиңүчеләр 2021 елның 16-23 августында онлайн тавыш бирү юлы белән гугл форма аша билгеләнәчәк. Барлык катнашучыларның эшләре @musa_marafon Инстаграм аккаунтында урнаштырылачак.

Җиңүчеләргә бүләкләр:

Шәхси иҗади башкару 3 кешедән торган төркем чыгышы
  1. урын – 30 мең сум
  1. урын  – 50 мең сум

          2 урын – 10 мең сум

     2 урын – 30 мең сум

          3 урын – 5 мең сум

     3 урын – 10 мең сум

2021 елның 25 августында, шагыйрьне искә алу көнендә, җиңүчеләр 1 Май мәйданында М.Җәлил һәйкәле янында узачак бәйрәм чарасына һәм бүләкләү тантанасына чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев