Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүген, 30 май көнне, "Без онытмыйча яшибез" исемле газета конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде

Апрель аенда "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге 9 май - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан традицион "Без онытмыйча яшибез" дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән иде. 30 май көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Башлыча мәктәп укучылары гына катнашкан ярышта җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм үзәк хезмәткәрләре...

Апрель аенда "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге 9 май - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан традицион "Без онытмыйча яшибез" дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән иде. 30 май көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Башлыча мәктәп укучылары гына катнашкан ярышта җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм үзәк хезмәткәрләре тәбрикләде.

Ә җиңүчеләр түбәндәгеләр:

I урында - Нияз Сәлмәнов (Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы);

II урында - Инсаф Якупов (Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ләйлә Мидхәт кызы Якупова);

III урында - Раил Мәхмүтшин (Теләче урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы, җитәкчесе Зөлфия Наил Кызы Әсәдуллина);

Шулай ук тантанада Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре белән бәйгедә актив катнашучылар да билгеләп үтелде.

Алар:

Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Әлфинә Нигъмәтҗанова, җитәкчесе Язилә Рәфкать кызы Хәйретдинова;

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Әдилә Әскарова, җитәкчесе Хәдичә Нургали кызы Нигъмәтҗанова;

Иске Җөри урта мәктәбеннән 3 сыйныф укучысы Ислам Бәдриев, җитәкчесе Наилә Ринат кызы Бәдриева;

Чаллы шәһәреннән Диләрә Тимербаева. Диләрә районыбызның Тактамыш авылында гомер итүче хәбәрчебез Хаҗирә Латыйпованың оныгы.

Бәйгедә катнашучы укучыларны тәбриклибез һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев