30 май 2016 яңалыклары
-
Скутер һәм велосипедларда сак булыгыз!
Билгеле булганча, Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вәзгыять һаман да шактый катлаулы булып кала бирә. Җәй айларында исә ЮХИДИ идарәсе вәкилләренә тагын бер баш бәласе өстәлә. Мотоцикл һәм скутерларда хәрәкәт итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бар дип тә белми. Соңгы вакытта исә республикада скутерлар катнашындагы аварияләр саны аеруча арткан икән. Агымдагы...
-
Галимә апа Харисова белән 27 май көнне уздырылган әңгәмә
Хөрмәтле дуслар, сезнең игътибарга күренекле табибә, Ислам динен өйрәтүче остазбикә, күп китаплар авторы Галимә апа Харисова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә 27 май көнне "Теләче" радиосы дулкыннарында яңгырап үткән иде. Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина.
-
Бүген, 30 май көнне, "Без онытмыйча яшибез" исемле газета конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде
Апрель аенда "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге 9 май - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан традицион "Без онытмыйча яшибез" дип исемләнгән язмалар бәйгесе игълан иткән иде. 30 май көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Башлыча мәктәп укучылары гына катнашкан ярышта җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен "ТеләчеИнформ" мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм үзәк хезмәткәрләре...
-
Казан Сабан туенда теләчелеләр ут уйнатты! (фоторепортаж)
28 май көнне Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендә каенлыкта Сабантуй бәйрәме булып үтте. Быел ул бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды. Мәйданга керү юлында 11 ишегалдында республикада яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен чагылдыручы күренешләр тәкъдим ителде. Шуларның берсендә Сабантуй кунакларын районыбыз үзешчән сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм спортчылар каршы...
-
Казан Сабан туеның көрәш батырлары: исемлектә Раил Нургалиев та бар
28 майда Казанда Сабан туе бәйрәме гөрләп узды. Һәр Сабан туеның төп бизәге, әлбәттә - татарча көрәш. Быел башкала Сабан туенда ир-егетләр 6 авырлык үлчәвендә - 65, 75, 85, 100, 120 һәм 120дән югары килограммда бил алышты. Көрәшнең чемпионнары - Рәмис Саматов (Идел буе районы, 65 килограмм), Рамил Синәкәев (Вахитов...
-
Дилә Нигъмәтуллина: 35 яшьтә күңел яшәрә генә (юбилейдан фоторепортаж)
26 май көнне татар эстрадасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллинага 35 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен якыннары һәм яраткан тамашачысы белән ресторанда үткәрде. Кичәдә Диләнең "Шул да җитә" дип исемләнгән яңа җыентыгы да тәкъдир ителде. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров Дилә Нигъмәтуллинаны котлап чыгыш ясады. "Казанга килүемә 10 ел булды, Диләне...
-
«Деффчонки» сериалы йолдызы актриса Анастасия Денисова киявен Казанда тапкан
Күптән түгел 31 яшен тутырган «Деффчонки» сериалы актрисасы Анастасия Денисова Казан егете Богдан Осыкага кияүгә чыккан. Алар Казанда төшерелгән "Урта яшьтәге кыз" фильмында бергә эшләгән булганнар. Мәскәү кунагы бу фильмда төп рольләрнең берсен башкарган, ә Казан егете - оператор булып эшләгән. Алар уртак проектның беренче көннәреннән үк бер берсен ошатканнар,...