Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Биолог кайчан орлык чәчәргә кирәклеген сөйләде

Орлыкларны кайчан чәчү турында биология фәннәре кандидаты Ольга Леушева сөйләде.

Халык сынамышлары ни сөйли

 Безнең ата-бабаларыбыз бәрәңгене шомырт чәчәк аткан чорда утыртырга мөмкин дип санаганнар. Урманнарда фиалка чәчәк атуга, укроп һәм петрушка чәчкәннәр. Алмагач чәчәк ата башлагач, кабак утыртканнар. Ә алмагач чәчәкләре коела башлагач һәм тузганаклар чәчәк аткач - кыяр чәчәргә вакыт дигәннәр. 

Биолог нәрсә киңәш итә?

Көндезге вакытта 8 см тирәнлектә туфрак температурасы 8 градуска җитә икән - орлыклар чәчә башларга мөмкин. Әгәр салкын төннәр булып орлыклар ошемәсен дисәгез коры орлык куллану зарур. Алар акрынлап үсә һәм уңай шартлар тугач чыгалар. Ә тагын да яхшырагы — катнаш чәчү кулланырга: коры, бүрткән һәм үсә башлаган орлыклар. Салкыннар булган очракта, иртә чыккан шытымнар үләчәк, ә соңрак чыккан коры шытымнар сакланачак.

Туфракны тикшерүнең тагын бер ысулы: кулыгызга җирне алыгыз, аны учыгызда йомарлагыз һәм бер метр биеклектән төшереп җибәрегез. Әгәр дә туфрак чәчелеп китми икән - димәк туфрак әле бик дымлы, чәчүлекләр һәм утыртмалар белән ашыкмагыз. Җиргә төшкәч туфрак чәчелеп китә икән - димәк туфрак физик өлгерешнең идеаль дәрәҗәсенә җиткән, чәчәргә вакыт. Ә менә учыгызда туфрак йомарланмаса, кулда ук чәчелә икән — димәк вакыт чыккан, язгы дым туфрактан киткән, чәчү алдыннан су сибәргә кирәк булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев