Битараф булмыйк
Вакцинация коронавирустан бердәнбер профилактик чара булып тора.
Узган елның 18 декабрендә район үзәк хастаханәсенә короновирустан вакцина кайта башлады. Ә беренче вакцинация 28 декабрьдә үткәрелде. Райондашларыбызга бүгенге көнгә кайткан 430 дозадан 374 доза ясалды.
Прививканы хастаханәдә генә түгел, авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктларына чыгып ясау оештырылды. Вакцина 18 яшьтән олырак кешеләргә ясала, бигрәк тә куркыныч төркемендә булган кешеләргә (60 яшьтән югары, хроник авырулы кешеләргә, медицина, мәгариф хезмәткәрләренә, социаль хезмәткәрләргә, транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә һәм башкаларга) Вакцина ясатырга кирәклеген һәр кеше үзе хәл итә. Шуннан соң ул участок терапевтына керә яки авыл фельдшерына мөрәҗәгать итә. Вакцинация коронавирустан бердәнбер профилактик чара булып тора.
Вакцина ясаткан кеше сирәк, жинелчә авыртырга мөмкин, үлем очраклары юк. Бары тик хроник авырулар кискенләшкәндә 2-4 атнасыз вакцина ясатырга киңәш ителми. Авырлы һәм бала имезүче хатынкызларга прививка ясатырга ярамый. Аутоиммун авыруы белән авыруларчыларга да прививка ясатырга рөхсәт ителми.
Коронавируска каршы вакцинация ясатырга теләгән кеше үзләренең участок терапевтына яки фельдшерларга мөрәҗәгать итә ала.
Әлфия Степанова, район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев