Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бүләкләү тантанасы

Бүген, ягъни 5 декабрь көнне, район Советының утырышлар залында узган “Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә бертөркем райондашларыбызны бүләкләү тантанасы булды.

Аларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. 

Озак еллар дәвамында һөнәри  вазифасын җиренә җиткереп һәм йөрәк җылысын кушып башкарганыөчен, һәм юбилее уңаеннан Рушания Мөхәммәтхан кызы Касыймова Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау  министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Партия эшендәге активлыгы  өчен Эльмира Наил кызы Котдусова “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен районның “ФОРПОСТ” үзәге директоры Радик Рөстәм улы Сәйфетдинов, “Олимп” яшьләр үзәге белгече Айгөл Русил кызы Имамиева Татарстан Республикасының Яшьләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

20-22 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында кул көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты (Беренчелеге) булып үтте. Анда Теләче спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов җитәкчелегендә районыбыз спортчылары да актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Мисал өчен, Ришат Зәйнетдинов белән Динар Мифтахов – беренче, Илфат Имамиев – икенче урынны яулады. ”Эшлекле шимбә” киңәшмәсендә алар Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм  шәхси эшмәкәр, ярышларның иганачесе,  2017 ел хәйриячесе Хәким Каниф улы Һадиуллин тарафыннан әзерләнгән кызыксындыру премияләре белән бүләкләнделәр.

26-29 ноябрь көннәрендә  Түбән Новгород шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федеральокругы Чемпионаты (Беренчелеге) булып үтте. Әлеге мәртәбәле ярышта да Теләче спорт мәктәбе тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов җитәкчелегендә районыбызның 7 спортчысы канташы һәм лаеклы чыгыш ясады. Бу ярышта Марсель Дәүлтшин – икенче, Рәсүл Гаязетдинов, Инсаф Сафин һәм Илназ Гыймаев – дүртенче, Ислам Зыятдинов – бишенче, Айдар Хәмитов – алтынчы һәм  Илназ Галимов – сигезенче урынны яулады. Әлеге укучылар белән яшьләребез дә һәм аларның тренеры Айрат Әхмәт улы Кыямов Теләче муниципаль район башлыгының Рәмәт хаты һәм ярышларның иганчесе, 2017 ел хәйриячесе, Хәким Каниф улы һадиуллин тарафыннан әзерләнгән кызыксындыру премияләре белән бүләкләнделәр.

Азактан мәгълүм ярышларда катнашкан һәм уңышлы чыгыш ясаган спортчыларыбыз чәй табынына чакырылдылар.

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X