Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Болгар ислам академиясендә «Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм баш редакторлары өчен семинар узды

Баланс комиссияләре йомгаклары буенча 2021 елның I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды.

30 июнь көнне Болгар ислам академиясендә «Татмедиа» АҖ филиаллары җитәкчеләре һәм баш редакторлары өчен «Милли массакаүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча иң яхшы практикалар» семинары узды. Баланс комиссияләре йомгаклары буенча 2021 елның I яртыеллыгына нәтиҗәләр чыгарылды. Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов та катнашты.

Марат Әхмәтов чыгышында журналистларга авыл гаиләләре, мәктәпләр, балалар бакчалары тормышы турында күбрәк язарга өндәде. 

«Район матбугаты район тормышы белән танышып бару өчен бик кирәкле чара, халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы, ул киңәшче дә, тугры дус та. Район җирлегендә күбрәк тираж булдыру мөмкин әйбер», — диде Марат Әхмәтов һәм тырышыбрак эшләргә өндәде. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев