Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Бәраәт кичә»сендә бер ел эчендә кылган гөнаһлар гафу ителә

Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы төндә Бәраәт кичәсе билгеләп үтелә. 2021 елда әлеге мәртәбәле кичә 27 марттан 28енә каршы төнгә туры килә.

Бәраәт кичәсе, Кадер кичәсеннән соң, әһәмиятлелеге буенча икенче зур бәйрәмнәрнең берсе. Имам Газали: «Мөселманнарга җир йөзендә ике көн гает булганы кебек, фәрештәләр дә күктә ике кичәне гает кылып үткәрәләр икән. Алар исә Кадер һәм Бәраәт кичәләре», — дигән. 

Имам Субуки үзенең тәфсирендә әйткән:

«Әгәр Аллаһы Тәгалә җомга көнне бер атна эчендә кылынган гөнаһларны кичерсә, «Бәраәт кичә»сендә бер еллык гөнаһларны гафу кыла.»

«Бәраәт» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «бурычтан вә җәзадан котылу», «пакьләнү» дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә кешеләрнең берьеллык язмышлары билгеләнә һәм фәрештәләргә тапшырыла, ягъни бер ел эчендә бөтен тереклекнең ризыклары, байлык һәм ярлылык хәлләре, дөньяга бәйле дәрәҗәләре, яңа туачак һәм бу ел эчендә вафат булачак кешеләр барысы да шушы кичәдә билгеләнә. 

Бәраәт кичәсен ничек үткәрергә?

Әлеге кичәдә кылган гыйбадәтләр аеруча фазыйләтле һәм саваплы булып тора.
1.  Намаз уку. Әлеге гыйбадәт мөселман кешесе белән Аллаһы Тәгалә арасын якынайту чарасы булып тора. Шуңа күрә әлеге кичәдә нәфел (өстәмә) намазлар уку, каза гыйбадәтләрен кылу — бик тә күркәм гадәт.

2. Тәүбә итү. Изге кичәләрдә күңелебез белән тулаем гыйбадәткә көйләнү, ихлас күңел белән тәүбә кылу җиңелрәк, шуңа күрә әлеге кичәдә, гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, дога кылырга кирәк.

3. Изге Коръән уку. Бәраәт кичәсендә Коръән укуга (укый белүчеләргә) аерым игътибар итәргә кирәк. Төнлә «Йәсин» сүрәсен укырга киңәш ителә. Шулай ук ятланган сүрә һәм аятьләрне кабатлау да артык булмас. Әгәр инде Коръән укый белмәсәгез, ятланган сүрәләрегез дә аз булса, Изге Китапны аудио форматта тыңлагыз, Коръәннең тәфсирен укып, мәгънәсенә төшенергә тырышыгыз.

4. Зикерләр әйтү. Аллаһы Тәгаләне искә алу һәм мактау адәм баласының йөрәген йомшарта, күңелен чистарта. Мөхәммәд пәйгамбәр (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм): «Сөбханаллаһи, вәл-хәмдүлиллаһи, вә лә илаһа иллаллаһ, вәлаһу әкбар, вә лә хәүлә вә лә куввәтә иллә билләһ» (мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә барлык кимчелекләрдән азат; Аллаһыга барча мактауларыбыз; Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга лаек булган кеше дә, әйбер дә юк; Аллаһы — олуг, Аллаһыдан башка беркемнең дә көче һәм куәте юк), — дигән.

5. Мөхәммәд пәйгамбәргә (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) ихлас күңелдән салаватлар әйтергә онытмыйк. Шул рәвешле без күңелебез белән Пәйгамбәребез тәкъвалыгына ирешергә омтылачакбыз.

6. Аллаһы Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итсәк, «рәхмәт ишекләре» төне буе ачык булачак. Шуңа да барлык ихтыяҗларыбызны сорап, якын туганнарыбыз, өммәтебез өчен, бакыйлыкка күчкән кардәшләребез өчен дога кылырга кирәк.

Әлеге кичәдән соңгы киләсе көндә ураза тотырга кушыла: «Шәгъбан аеның 15нче төнендә гыйбадәт кылыгыз, киләсе көндә уразага керегез. Аллаһы Тәгалә әлеге төндә кояш чыкканчыга кадәр догага кулын күтәргән бәндәсен бәрәкәт-сәгадәт белән бүләкли» (Имам ибн Мәҗә).

Бәраәт кичәсе — мөселманнарның мәртәбәле кичәсе. Шуңа да аны гыйбадәттә, Аллаһы тыйганнарыннан тыелып үткәрергә кирәк. 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев