Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Быел 26 апрельдә традицион шигырь бәйрәме Кырлай авылында үткәрелергә мөмкин

Шигырь бәйрәме күп еллардан килгән традиция буенча Казанда Тукай һәйкәле янында үтә иде.

Быел 26 апрельдә традицион шигырь бәйрәменең Казанда түгел, Арча районы Кырлай авылында үткәрелүе ихтимал. 

Әлегә ТР Мәдәният министрлыгы да, Татарстан язучылар берлеге дә Туган тел көнендә республикада буласы чаралар программасын игълан итмәде. Тукай премиясе лауреатлары кайда игълан ителәчәге турында да ачык мәкълүмат юк.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, ул көнне Татарстан Президенты татар иҗат әһелләре белән очрашачак. Әлеге очрашу Кырлайда булырга мөмкин.

Соңгы елларда 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел көненә багышланган тантаналы чара үткәрү традициягә керде, Тукай премиясе лауреатлары да биредә игълан ителә иде. Быел ул көнне театрда «Алтын Казан» мюзиклы күрсәтеләчәк. 

Соңгы елларда Тукай һәйкәле янындагы традицион шигырь бәйрәменә халык аз җыела башлавы билгеле. Шунлыктан оештыручылар әлеге чараның төрле форматларын сынап каравы табигый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев