Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәйрәм уңаеннан әңгәмә

Почта элемтәсе халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле бер урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, пенсия, хатлар таратса, бүген аларның күрсәтә торган хезмәт төрләре арта бара.

Бу көннәрдә илебез почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без районара почта бүлеге җитәкчесе  РАФИЛЬ РАФАЭЛЬ УЛЫ ЗАҺИДУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

- Рафиль Рафаэлевич, хезмәтегез белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.

- Теләче районында 14 почта элемтәсе бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Алардан тыш, 3 күчмә почта элемтә хезмәте барлык авылларга да хезмәт күрсәтә. Районда безнең структурада 50 хезмәткәр эшли. “УАЗ” автомашиналары авылларга дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, ә район үзәге Теләчедә сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә халыкка посылкалар, газета-журналлар, көнкүреш товарларын илтә.

- Халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә киңрәк тукталсагыз иде.

- Әйткәнемчә, районда 14 почта бүлекчәсе эшләп килә. Узган ел райондашларыбызга безнең аша 5531 хат, 5721 заказ хатлары тапшырылса, 2420 хат кабул ителде. Шулай ук 29 кыйммәтле хат кабул ителеп, 84 хат яшәүчеләргә тапшырылды. 106 посылканы кабул итеп алсак, 697 се яшәүчеләргә өләшенде. Төп юнәлешебез халыкны вакытлы матбугат белән тәэмин итү һәм газетажурналларга яздыру, пенсия өләшү, коммуналь түләүләр җыю, көнкүреш һәм азык-төлек товарларын халыкка җиткерү, лотерея билетлары сату, посылкаларны кабул итү һәм тапшыру, мал-мөлкәтне иминиятләштерү, банк хезмәтләре күрсәтү, тимер юл билетлары тәкъдим итү, ксерокопия хезмәте күрсәтү һәм башкалар. Пенсия, төрле пособиеләр һәм субсидияләр өләшәләр.

- Җирлегебездә газета-журналларга язылу буенча хәл ничек?

- Тотрыклы. Узган ел белән чагыштырганда, язылучылар һәм укучылар саны кимемәде. Район газетасы “Теләче”не дә яздыруда план үтәлде. Шулай да халык район газетасын күбрәк яздырсын һәм укысын дип әйтер идем, чөнки әлеге басма район тормышын һәм яңалыкларын яктыртучы төп басма. Күп тиражлы басмалар булып “Теләче”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” санала. Ә нәни укучыларыбыз “Салават күпере” һәм “Сабантуй” басмаларын үз итә.

Эшләү дәверендә авырлыклар белән дә очрашмый тормыйбыз, бигрәк тә Теләчедә. Кадрлар җитмәү сәбәпле, газета-журналлар таратканда өзеклекләр булгалады. Аны бетерү өстендә эшлибез. Кайбер авыл җирлекләрендә бүлекчәләребезнең торышы борчый. Капиталь ремонт кертәсе һәм яңартасы биналарыбыз да шактый. Алга таба бу юнәлештә планнарыбыз да бар. Якын киләчәктә бүлекчәләребезнең матди хәле яхшырыр дип ышанам.

Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тармак ветераннарын, барлык хезмәткәрләребезне ихлас күңелдән котлыйм. Аларга саулык-сәламәтлек, эштә уңышлар телим. Төшенкелеккә бирелми, куелган максатларга ирешеп, бер-беребезгә терәк булып, нәтиҗәле эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев