Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бәйрәмнәребез котлы булсын

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар!

 

Сезне чын күңелдән Ислам дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Гасырлар буена әлеге якты бәйрәм мөселман өммәтенең тормышында зур роль уйный, кешеләрне берләштерә, исламга тарта, тарихыбызга, гореф-гадәтләргә  хөрмәт тәрбияли. Районыбыз мөселманнары да бу традицияләргә тугъры кала һәм Корбан бәйрәмен зурлап үткәрә. Гает җир йөзендә адәм балалырының каны түгелергә тиеш түгеллеген искәртә, сабырлыкка, диндарлыкка өнди.  
Бүгенге көндә районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре  үзара дустанә, аңлашып яши. Авылларда  мәчетләр, чиркәүләр төзелә, төзекләндерелә. Бу изге эштә барча район халкы катнаша. Ислам, православие һәм башка традицион дин вәкилләренең бер-берсенә карата дус-тату, үзара хөрмәт хисләре саклап, ярдәмләшеп яшәве киләчәктә дә туган җиребезнең тотрыклы үсәчәгенә ышаныч тудыра. Мөселман өммәте районыбыз тормышында актив эшчәнлек алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә гражданнар татулыгын булдыруда зур әһәмияткә ия. Изге Корбан бәйрәме һәммәбезгә дә иман нуры, күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы өстәсен, яңа игелекле эш-гамәлләргә өндәсен! Гаиләләрдә татулык, йортларда  бәрәкәт, илебездә  иминлек хөкем сөрсен! 

Теләче муниципаль район Советы
һәм башкарма комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X