Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Чираттагы сессия булып узды

Бүген 16 февраль көнне район советының утырышлар залында чираттагы сессия булып узды

16 нчы февраль көнне 9.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттан тыш  утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы  Н.Н. Хаҗипов  алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә  9  мәсьәлә каралды.

Утырышта каралган төп мәсьәләләр:

  1. “Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында”;
  2. “Теләче муниципаль район Советының “2021 нче елга һәм 2022, 2023 нче еллар план чорына Теләче муниципаль районы бюджеты турында” 2020 нче елның 11 нче декабрендәге 24 нче номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” һәм башкалар.

Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе  Яхин Р.Р., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Миңнегулов И.Ә., Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Д.С.,  Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Трофимов Р.Ю., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе И.Т. Хадиевлар чыгыш ясадылар.  

          Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев