Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев Теләчегә эш сәфәре белән килде

Марат Нуриев: "Теләчелеләргә алдан тавыш бирү вакытында ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә."

Марат Нуриев – Дәүләт Советы депутаты, «Уңайлы йорт» идарәче компаниясе директоры - 31 майда үткәрелгән алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 31нче номерлы үзәк сайлау округында иң күп тавыш җыйды. Округка Казанның Яңа Савин, Авиатөзелеш, Совет районнары, Питрәч, Теләче районнары керә. 

Бүген ул Теләчегә эш сәфәре белән килде һәм район белән якыннан танышты. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасары Айрат Фатхуллин озатуында Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев Теләче авылында булды. Ул район үзәк хастәханәсе, Теләче урта мәктәбе, "Дулкын" йөзү бассейны һәм Теләче сәнәгать мәйданчыгы белән якыннан танышты.

Соңыннан, депутат район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында  терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән  киңәшмәдә дә катнашты.

Очрашу барышында:

"Теләчелеләргә алдан тавыш бирү вакытында ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Сез миңа үз тавышларыгызны ышандырдыгыз - бу әле беренче этап һәм зур юлның башы гына. Праймеризда күрсәткән ярдәмегез сайлау алды программасында, чыннан да, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм авыл җирлекләре халкы өчен мөһим булган бурычлар беркетелүен раслый, һәм сез аларны федераль дәрәҗәдә хәл итүегезне ышанып тапшырасыз", – дип билгеләп үтте Марат Нуриев. 

"Бүген мин Теләчедәге объектлар белән якыннан таныштым. Бер көндә бөтен проблемаларыгызны чишәм дип әйтә алмыйм, ләкин акрынлап, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын", - дип өстәде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X