Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Доллар курсы 1 декабрьдән бирле беренче тапкыр 76 сумнан артты

Евро курсы 92 сумга күтәрелде.

Пәнҗешәмбе көнне иртән «Мәскәү биржасы»нда Россия валютасы курсы нефтьнең арзанаюы һәм санкцион янаулар аркасында түбән тәгәрәде. Доллар бәйсе 1 декабрьдән соң беренче тапкыр 76 сумнан арткан.«Интерфакс» агентлыгы хәбәр иткәнчә, АКШ доллары буенча беренче килешүләр бер доллар өчен 75,83-75,92 диапазонында узган. Сәүдәнең беренче минуты нәтиҗәләре буенча доллар 0,25 тиенгә кыйммәтләнде.

Евро башта 4,5 тиенгә арзанаеп, 91,8 сумга калды. Шуннан соң аның курсы өскә «сикерде» һәм 5 гыйнвардан соң беренче тапкыр 92 сумнан артты.

Доллар гамәлдәге рәсми курс дәрәҗәсеннән 81,25 тиенгә, евро исә 57,64 тиенгә кыйммәтләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев