Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Дүрт малай әнисе

Үзәк авылы кызы Альбина Салихова үз бәхетен Иске Җөри авылында таба. Сөйгән яры Рушан белән гаилә корып, матур итеп яши башлаганнарына да 11 ел узып киткән. Бүген Рушан белән Альбина дүрт ир бала үстерәләр.

Кечкенә уллары Әмирханга бер генә ай әле. Олы уллары Салават 6 сыйныфта, 6 яшьлек Азамат белән, 4 яшьлек Самат балалар бакчасына йөри. Кичләрен балалар тавышыннан йорт шау итеп тора. Яшь гаиләгә йорттагы өлкәннәр дә терәк. Кемнең нәрсә эшлисе йортта бүленгән. Тормыш юлдашы белән алар балаларны күбрәк хезмәт тәрбиясе белән тәрбияли.

Бүген балалар үстерергә авыр дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Альбина исә, киресенчә, бүген сабыйлар үстерергә бар шартлар да бар дигән фикердә. “Айлык түләүләр каралган, җир, ана капиталы бирелә, бернинди кыенлык юк”, - диде ул сөйләшү барышында.

“Дүрт малай алып кайтасым тормыш китабымда язылгандыр, күрәсең. Беренче улымны бик авырлык белән таптым. Шул ва- кытта, башка бала алып кайтмыйм

дигән идем. Бүген дүртенче улымны җылы кочагыма алдым. Беренче бала үстергән кебек түгел, тәҗрибә дә бар, өйдәгеләр дә ярдәм итә. Исән-сау гына булсыннар, авырмасыннар”, - ди ул. Альбина Салихова, күп балалы әни булуына карамастан, үзенең яраткан шөгыленә - аш-су әзерләргә дә вакыт таба. Кунакларга, юбилейларга өстәл әзерли, төрле салатларны, камыр ризыкларын заказга эшли. Ә иң яраткан эше - якыннарын бер табынга җыеп, кичке аш белән сыйлау.

“Килен булу берни түгел, кайнана булу авыр”, – дигән бер кайнана. “Дүрт малайның әнисе буларак, кайнанаңның нинди сыйфатларын үзеңдә тәрбияләргә омтыласың?” – дип сорыйм Альбинадан. – Сабырлык, – ди ул, уйлап та тормыйча, – аннан балалар гаиләсенә тыгылмаска, киңәшләр белән алҗытмаска, үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирергә кирәк. Безнең әни шулай итә.

Миңсылу апа килененең барлык эшне белеп, улын хөрмәтләп, өлкәннәргә ихтирамлы булып яшәвенә куана. “Матур җанлы ул, чәчәкләр ярата, өйне ялт итеп тота, оста пешекче”, – дип мактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев