Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“ЭКОяз - 2020”

Онлайн форматта узды Таҗлы вирустан саклану өчен илебездә махсус режим кертелү сәбәпле, быел “ЭКОяз - 2020” акциясе онлайн форматта узды.

 

Традицион бәйге  быел да “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы гаилә” һәм “Иң яхшы оешма-предприятие”, ”Иң яхшы студент”, “Иң яхшы ВУЗ” кебек номинацияләр буенча үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, акциянең район этабы 1 апрельдән - 12 майга  кадәр, республика этабы - 18 майдан 31 майга кадәр барды. Югарыда санап үтелгән номинацияләр буенча бәйгенең район этабында Шәтке урта мәктәбе, Лесной балалар бакчасы, Теләчедән Нуруллиннар гаиләсе һәм “Хәкимова” шәхси предприятиясе җиңүгә иреште. Бәйгенең республика этабында да районыбыз данын алар яклады. 

Ә Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасына йөрүче Диләрә Насыйбуллина  “ЭКОяз - 2020” дип исемләнгән рәсем конкусында җиңү яулады. Аның исеме республикакүләм җиңүчеләр исемлегенә кергән.

9 июнь көнне муниципаль район Советының утырышлар залында әлеге конкурста җиңүчеләрне тәрбикләү тантанасы булып үтте. Татарстан Экология  һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов белән әлеге ведомствоның әйдәп баручы белгече Фирдәүсә Латыш, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова тапшырды.

 

  • Таҗлы вирустан саклану өчен махсус режим кертелсә дә, республикабыз халкы, аеруча балалар, яшьләр санитар икеайлыкта актив катнашты. Күпләп җыелырга ярамаса да,  эшләргә теләге булган һәр кеше җаен тапты, үзендә, урамнарда табигатьтә тәртип урнаштырды. Санитар икеайлык барышында 3131 хокук бозу очрагы ачыкланды, гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык штраф сакнцияләре салынды, 1090 артык беркетмә төзелде, 963 рөхсәтсез көнкүреш калдыклары ташлау урыны табылды, - дип белдерде узган атнада матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков. 

Исегезгә төшерәбез, узган елдан республика, шул исәптән районыбыз мәктәпләрендә  кулланышта булган  батареяләрны җыю акциясе барды. Әлеге акцияне  җаваплылыгы чикләнгән “Дюрасел Раша”  ширкәте белән берлектә республикабызның  Мәгариф һәм фән, Экология һәм табигый байлыклар  министрлыклары  оештырды. Акция ике этапка тәгаенләнгән иде. Аның беренче этабы  узган елның 7 октябреннән 30 ноябренә кадәр  дәвам итсә,  икенче этабы  1 апрельдән 31 майга кадәр  билгеләнгән иде. Кулланышта булган батареяларны җыю акциясе яшь буынны каты көнкүреш калдыкларын  аерым җыярга өйрәтү  һәм аларның күңелендә табигатькә  карата мәхәббәт, һәм сак караш тәрбияләү  максатыннан үткәрелә. Җиңүчеләр “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Пандемия аркасында илдә махсус режим кертелү сәбәпле, аларны бүләкләү тантанасы көзге айларда узачак. Районыбыз мәктәпләре арасында узган бәйгедә безгә Теләче урта, Сауш төп мәктәпләренең актив катнашуы мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев