Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Еллык хезмәткә нәтиҗә ясадылар

Бүген, ягъни 9 март көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтенең 2020 ел эшчәнлеген барлаган һәм бурычлар билгеләгән хисап җыелышы булып узды.

Хезмәттәшләре алдында узган елдагы эшчәнлекләренә тирән анализ ясап, ширкәт җитәкчесе Рүзәл Мәрдәнов белән аның урынбасары Ленар Галиәхмәтов чыгыш ясады.

Хисап җыелышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашты һәм чулпанлыларның еллык эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм үсешнең дәвамлы булуын теләде. 

Азактан бертөркем хезмәт алдынгыларына Теләче муниципаль район башлыгының, ширкәт идарәсенең Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды.

 

Фәнил Гаязов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев