Якшәмбедә (18 октябрьдә!) юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шунысы сөенечле, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган Теләче бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен дәүләт тарафыннан җиткерелгән план - заданиеләрне үтәгән хәлдә каршылый.
Аларның бер өлеше һөнәри бәйрәмнәрен юл мастерлары - Рафис Гусамов, Эльмир Хөснетдинов җитәкчелегендә Олы Мишә авылы эчендәге бер чакрым ераклыктагы юлга асфальт түшәп каршыласа, икенчеләре - М7 Волга Баландыш юлында, Тиләҗе, Иске Җөри авыллары янәшәсендә тишек - тошыкларны ямады.
Табигатьтә алтын көз тантана итә
Өченчеләре исә юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендә - быел Сауш авылы янәшәсендә төзелгән юлга (авылга төшә торган инеш аша үтә) куелган торбаларны асфальт - бетон белән монтажлады. Табигать тә юл төзүчеләр файдасына эшли. Табигатьтә алтын көз тантана иткән бу көннәрдә соң көзгә калган эшләрне дә башкарырга мөмкин.

Мисал өчен мин булган 10 октябрь көнне Олы Мишә авылы урамына беренче кат асфальт юл салуда асфальт түшәү машинасы машинисты Ирек Нәҗметдинов, операторлар - Фәһим Усманов, Рәсим Мәрдәновлар, юнәлеш бирүчеләр - Илнар Абдуллин, Илһам Миңнуллин, катоклаучылар Алмаз Нәбиуллин, Ильмир Хәсәнов, Салават Кәримуллин (авр каток белән) җитештерүчән хезмәттә иде.
Шулай ук бу көнне әлеге участокта хезмәт куйган, участокны гудронлау, катокларга су тутыру, мини - үзтөягеч белән асфальт кисү, себерү кебек тавык чүпләп бетермәстәй эшләрне башкарган һәм автобус йөрткән Илнур Шәвәлиев, Рәнис Сәлимов, Фәнис Фәрхуллин, Илһам Шакиров һәм Хәлил Арслановларның да хезмәте мактауга лаек.
Юлның киңлеге 6 метр
Һәркайсының хезмәте бер-берсенә нык бәйләнгән чылбыр бүлемтекләрен хәтерләтә, тотрыклыкны таләп итә. Акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Гобәев әйтүенчә, участоктагы юл яңа ысул - салкын регенерация ысулы белән салынган. Ягъни 800 М маркалы вак таш (цебень) цемент белән богатылып һәм катырылып, шуның өстенә ике кат асфальт түшәлгән. Юлның киңлеге 6 метр булса, як якка авышлыгы 2 см тәшкил итә.

Соңгысы, юлда яңгыр, кар сулары җыелып калмасын өчен эшләнә. Төзүчеләр асфальтның икенче катын әлеге участокка 12 октябрь көнне түшәде. “Аннары, чыгынтылы - керентеле өлешләргә асфальт түшәп, юл билгеләре куеп, юл кырыйларына вак таш түшисе генә кала” - диделәр алар бертавыштан.
Хезмәттәшләре турында горурланып сөйлиләр
Асфальт түшәлгәнче биредә юл мастеры Рафис Гусамов бригадасы хезмәт куйган. Егетләр асфальт салыначак участокны билгеле бер биеклектә, тигезлеккә китерү өчен тырышлыкларын кызганмаганнар. Хезмәттәшләре турында Рафис бик сөенеп һәм горурланып сөйләде.
Алар: үзтөгечтә эшләүче Зиннур Гыйззәтов, бульдозерчы Илгиз Саттаров, грейдерчылар - Денис Алексеев, Рамил Гайнетдинов, Фаил Хисаметдиновлар, “КамАЗ” шоферлары - Илья Колбасов, Фәнис Фәләхов, Фәнил Галиәхмәтов, вахта машинасы шоферы Рөстәм Шәйхразыев, су ташучы машинаны иярләүче Фәнис Фәрхуллин, юл эшчеләре Рамил Хөсәенов белән Рәсил Мохтаровлар.

Районыбыз юлларындагы тишек - тошыкларны ямау белән мәшгуль булган юл эшчеләрен, мин, М7 Волга - Баландыш юлында очраттым. Бу көнне алар әлеге юлның Тиләҗе авылы турысындагы тишекләрне ямыйлар иде. Алар дигәнем: юл эшчеләре Рәис Галиев, Иван Артемьев, автобус шоферы Мөнир Мөхәммәдиев һәм “КамАЗ” шоферы Хәмит Ахуновлар. Шунысы игътибарга лаек, бу егетләр иртә яздан әлеге игелекле һәм мактаулы хезмәттә.
Бу көнне Сауш авылы янәшәсендәге юл төзелеше участогында юл мастерлары Фәнис Шәрипов һәм Салават Закиров җитәкчелегендәге бригада хезмәт куйды. Биредә юл эшчесе Фиргать Әхмәтовны, яңгыр, кар сулары китсен өчен куела торган тимер һәм гофрлы торбалар янәшәсендә асфальт - бетон түшәүчеләр - Илдар Яруллин, Рәсил Мохтаров, Рифнур Шиһапов, “КамАЗ” автомобиле шоферы Фәнил Галиәхмәтов, вахта машинасын йөртүче Ильяс Фәйзыхановны күрергә мөмкин иде.
Дус - тату коллектив
Әйбәт, дус - тату, юмор хисенә бай коллектив. Алар белән очрашып, әңгәмә кору үзе бер рәхәт Шунысы игътибарга лаек, әлеге участокта юл төзү һәм ремонтлау эшләре җәй дәвамында барды. Колачлы грунт эшләре башкарылып, инеш аша 46 метрлы, 2х2 диаметрлы шакмаклы ике тимер торба куелып кына калмыйча, бер чакрым ике йөз метр арага асфальт та түшәлде. Шунысы сөенечле, участокта төзелеш һәм ремонт эшләре алдагы ике җәйдә дә дәвам итәчәк. Юл төзүчеләр алдында Теләче - Шәтке юлында (Сауш һәм Шармыш авыллары арасы) җәмгысе 4 чакрым 80 метр юл арасын төзекләндереп асфальт түшәү бурычы тора.
“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче участогы Илнур Ярмиев белдергәнчә, алар җәмгысе ике йөз егерме сигез чакым юлга хезмәт күрсәтә. Өстәвенә, елның - елында дистәләгән чакрымнарда юллар төзелә, төзекләндерелә.
Нет комментариев