Эпидемиолог көз көне ковид белән авыручылар саны күпме булачагын фаразлады
Россиядә коронавирус белән авыручылар саны бу көздә узган елгыга караганда азрак булыр дип көтелә.
Бу хакта РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов белдерде.
«Быел узган елдагы кебек авыручылар күп булмас дип өметләнәбез. Монда күп нәрсә үзебездән дә тора икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, вакытында прививка ясату, битлек кию, кулларны юу, дистанцияне саклау», — диде Горелов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев