Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Эшмәкәрлелек

Теләче авылына Саба ягыннан кергәндә автозаправкага җиткәнче кара һәм төсле металл җыю пункты урнашкан

Тимер җыю пункты районыбызда 2 ел элек ачылып үзенең эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Өй тирәсендә, ишек алдында аунап яткан тимер калдыкларын әлеге пунктка тапшырып була. Юл кырыенда гына урнашуы металл тапшыручыларга тагын да уңайлылык өсти, чөнки базаның керү-чыгу юллары җайлы ясалган. Бер капкадан кереп ишек алдында борылмыйча икенче капкадан чыгып китеп була. Биредә алып килгән калдыклар электрон үлчәү ярдәмендә үлчәнә һәм урында ук металл алып килүче белән исәпхисап ясала. База 1 килограммнан Эшмәкәрлелек алып чикләнмәгән күләмдә тимер калдыкларын кабул итә. Шулай ук биредә югары бәядән төсле металл калдыклары да җыела (алюминий, бакыр, җиз, нержавейка һ.б.). Кулланыштан чыккан автомобиль, трактор һәм башка транспорт чараларының аккумуляторларын да тапшырырга була. Әлеге төрдәге металл зурлыгына, күләменә, авырлыгы һәм маркасына карап бәяләнә. Әлеге пунктның тагын бер үзенчәлеге бар. Мисал өчен машина тузган, йөрергә яраксыз - мондый транспорт чараларын металлга тапшырырга гына кала. Ә машинаның металлга тапшырып кына аның эше бетми, документлары барлыгын да истә тотарга кирәк. Транспорт чарасын металлга тапшырылганлыгына дәүләт органнарына бирер өчен рәсми белешмә дә бирә әлеге пункт. З а м а н а л а р ү з г ә р ә , я ң а технологияләр көн дә тормышыбызга кереп кенә тора. Көнкүреш һәм офис техникасы да замана белән алга атлый. Мисал өчен моннан 10 еллар элек эшләгән компьютерлар бүген замана таләпләреннән бик артта кала дип әйтергә кирәк. Мондый җиһазларны да әлеге базага тапшырып була (схемалар, платалар, чыбыклар һ.б.). Металл җыю пунктының үзенең махсус йөк автотранспорты да бар. Аның ярдәмендә авыллардан металл калдыкларын килеп алу мөмкинлеге дә тудырылган. Пунктның эш сәгатьләре 08.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Ялсыз һәм төшке ашсыз.

Белешмәләр өчен телефон: 89534979953 Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев