Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Ешрак аралашырга кирәк

Татар теле язмышы турында соңгы еллар эчендә күпме язылды, күпме сөйләнде. Көндәлек тормышта телебезнең куллану даирәсе кимегәннән-кими бара, үзебезнең булган сүзләрне кысрыклап чыгару, аларны рус телендәге сүзләр белән алыштырып куллану нәтиҗәсендә телебез ярлылана бара.

Шул уңайдан Иске Җөри авылыннан Гөлинә Галимбекова турында язып үтәсем килә. Бөтенебез дә белә, татар телен саклауда интернет зур роль уйный, чөнки яшьләрнең күбесе көнетөне интернетта аралаша. Һәм менә Гөлинә дә интернетта, төгәлрәге Инстаграмда, татарча шигырьләр, хикәяләр укып видеолар яздыра. Инстаграмда аның шигырьләрен көтеп торучы, матур комментарийлар язып торучы үз аудиториясе дә җыелган. Шушы көннәрдә генә дә “татар әдәбияты белән якынайтыр өчен” дип, Гөлинә үз аккаунтында уен да оештырды.

- Гөлинә, син инстаграм битеңне саф татар телендә алып барасың, язмаларыңны укырга рәхәт, сөйләм телең бик бай. Ә менә видеолар төшерүдә ничек беренче адымыңны ясарга булдың? Гомумән, беренче видеоның темасын ничек сайладың?

- Укытучылар гаиләсендә туып үскәнгә туган телебезгә мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнде. Бу мәхәббәт шуның кадәр көчле, яшьтәшләремнең рус, чит ил жырларын гына тыңлавын, татар түгел, рус әдәбиятын мөкиббән китеп укулары минем күңелне һәрчак борчып торды. Институтта укыган чорда да бу борчу кимемәде. Нишләргә соң дип баш вата идем. Шул вакытта инстаграмга теркәлдем, тик нәрсә эшлиячәгемне анык кына белми идем. Дөрес, инстаграм битемне саф татар телендә генә алып барам, татар дөньясында, әдәбиятыбызда булган яңалыкларны житкерергә тырышам. Ләкин бу гына мине канәгатьләндерми иде. Узган ел республикакүләм «Татар сүзе» бәйгесе игьлан ителгәч, катнашырга булдым һәм Мөһәммәт Мәһдиевның «Без-кырык беренче ел балалары» әсәрен төшердек. Әлеге видеоны инстаграмга куйдым. Бик жылы эчтәлектәге хатлар алдым. Һәм, әдәбиятыбызны укучылар аз булса да, тыңларга теләүчеләр күп икән бит дип уйладым. Бу алдагы видеоларны төшерергә этәргеч булды. Шигырьләрне аеруча якын иттеләр. Менә шушы юнәлеш буенча булса да, тирә-юньдәгеләрне туган телебез белән ныграк бәйлим, әдәбиятыбызга мәхәббәт уятам икән, димәк, мин дөрес юлда.

- Без бит инде күп очракта бөтен проблемаларны җитәкчеләр, комиссияләр хәл итәргә тиеш дибез. Ә менә син ничек уйлыйсың, телне саклап калу мәсьәләсенә килгәндә, җитәкчеләрдән нәрсәдер көтеп ятканчы, гаиләдән, үзебездән башларга кирәктер бәлки?

- Телне саклауда төп эш, әлбәттә, гаиләдә барырга тиеш. Нинди дә булса бер тәмле әйберне, елый-елый, «хәзер бетә бит инде бу» дия-дия, һаман ашаудан туктамасаң, әлбәттә, бетәчәк. Күз яшьләре генә ярдәм итми шул...

Әңгәмәне тулырак "Теләче" газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X