Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Фермер мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла

27-29 октябрьдә «Идел» яшьләр үзәгендә яңа эш башлаучылар өчен фермер мәктәбе узачак.

Агробизнес өлкәсендәге сорауларга «ФерМир» фермер мәктәбендә  җавап бирәчәкләр.

Белем бирү программасы 3 блоктан тора: «бизнесны башлап җибәрү», «үсеш юллары» һәм «авыл хуҗалыгы бизнесын алга җибәрү». Чараның төп максаты- крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләрен өйрәтү, аларда үз эшләрен уңышлы башлау өчен кирәкле белемнәр һәм осталыклар формалаштыру, авыл яшьләре арасында бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм эшкуарлыкны популярлаштыру.

Мәктәп тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тота.

 

Анда катнашу өчен авылда үз бизнесларын башларга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан да ким эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр сылтама буенча онлайн форма тутырырга кирәк.

"ФерМир" белем бирү программасында  COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки әлеге авыруның соңгы алты ай эчендә күчерелүен раслаучы шәхси QR-кодлары булган затлар катнаша ала.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ярдәмендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы.

Чыганак: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X